Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 50

СКАЧАТЬ без. Ә син, ясавыл, ишегалдына чыгып, атларга күз-колак бул. Ышанып җитмим мин бу тамгачыга. Бик тә шома күренә.

      – Үзең шома булганга шулай ул, воевода, – диде Җангали хан. – Син бар кешене дә үзең белән чагыштырасың. Бактың исә, син юлбасар, басмачы икәнсең ич! Әйе, бернинди дә воевода түгел.

      – Кимсетәсең, хан, кимсетәсең воеводаңны. Әле кичәле-бүгенле генә һәр адымың кенәз Василий белән киңәшләшеп эшли торган идең. Ни булды үзеңә?

      – Шуны да аңламыйсыңмы, кенәз? Ни булганы күз алдыңда. Урысларга ышанып булмый икән. Син көчле янында – көчле, көчсез янында көчсез икән ич. Синең, кенәз, абам Шаһгали белән хат алышуым турында беләсең киләдер. – Кенәз Василий терсәгенә таянып күтәрелә төште, дикъкать белән тыңларга җыенды. – Әйе, кенәз, мин аннан хат алдым, әйе, ул миңа киңәш биргән иде – урысларны Казаннан куарга. Ләкин мин моңа кадәр тәвәккәлли алмый тордым.

      – Ахыр тәвәккәлләдеңме?

      – Тәвәккәлләдем, кенәз, тәвәккәлләдем. Мин беркайчан да урыс кенәзе аягына төшмәячәкмен. Башым киссәләр дә.

      – Әллә соң синдә ике башмы?

      – Бер, бер, кенәз Василий, бер! Моңа кадәр Мәскәү Казанны талап ятты. Моннан соң ул булмас.

      – Хи-хи-хи, – дип каһкаһәләп көлде кенәз Василий. – Ашыкма әле син алай, Җангали хан. Кайчан болай батыраеп киттең әле? Әллә Йосыф бәк кызы Сөембикә шулай иттеме үзеңне? Шик юк, матур, батыр, кыю һәм тәвәккәл хатын булды ул. Тик бит…

      – Сөембикә ханбикәгә тимә, кенәз. Тимә син аңа! Ул – фәрештә, ул – алиһә, ул ил анасы булырдай кеше, ул минем күзем ачты, урыс белән татарны аерырга өйрәтте.

      – Шуңа фетнә кузгаттыңмы?

      – Шуңа, кенәз, шуңа. Тик әле булса үкенеп бетә алмыйм, нигә дип сиңа буйсындым, нигә дип шундук, яныма килеп басу белән башың чабып өзмәдем.

      – Ә мин аның сәбәбен беләм, хан.

      – Күңелгә төшкән курку бәласе, кенәз, курку бәласе, канга сеңгән икән инде.

      – Мине чабып үтерергә әле дә соң түгел, хан.

      – Соң, соң инде, кенәз. Миңа хәзер язмышыма буйсынырга гына кала. Кеше рәнҗетү сезнең каныгызга салынган яман чир ул, кенәз.

      – Хак әйттең, Җангали хан. Канда безнең яманлык. Ләкин татарда да ул Аллага шөкер, Җангали хан. Менә, әйтик, синең токымнарың урыс кенәзләренә йөз тотып ни оттылар? Әйт, ни оттылар? Биләмә артыннан биләмәләрен генә түгел, диннәрен дә, исем-атларын да югалта баралар.

      – Кайчандыр урыс кенәзләре дә татарларга йөз тотканнар.

      – Әйе, тотканнар, әмма ни оттылар?

      – Оттылар, оттылар, кенәз. Бүген Мәскәүдә Алтын Урданың иң кәттә куштаннары утыра, муеннарына тәре тактылар да вәссәлам. Ләкин бит алар канында татарлык ята. Олуг кенәз Иван Калита Урда ханнарының хатыннарына бүләк ташый-ташый «Калита» кушаматын ала һәм Урда ханнарының гаскәре ярдәмендә урыс кенәзләренә каршы сугыш башлый – кан коя. Аның каравы Алтын Урда ханнарына ярый, ясакны үзе җыя, үзе үк Урдага илтеп бирә.

      – Миңа да шулай итәсе калган да бит, Җангали хан, йомшаклык күрсәттем. Минем адаш Василий СКАЧАТЬ