Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 42

СКАЧАТЬ кием-салым, тукыма-ситсы булгангамы, бирегә, гадәттә, фахишәләр юл тотар, кич якка таба «ауга» чыгарлар, һәм күбесе теләгенә ирешер иде. Чөнки Казан мәмләкәте мөселман булмаган халыкны бу азгынлыктан гелән тыймый, мөселманнар исә үз кануннарын бозудан куркалар, чөнки хөкемнәре яман. Аннары бирегә ерак Мисырдан да сәүдәгәрләр килә. Алар китергән җимешләр авызда ук эри, савыт-сабалары тагын, күз явын ала. Үз диннәрен ярты дөньяга тараткан һәм шуның белән горурланган гарәпләр борынгы Болгарны һәм Казан татарларын үз итәләр, чөнки бу халык ислам динен үзе теләп кабул итә. Хәер, борынгы урыслар да христиан динен үзләре теләп кабул итәләр ич. Гарәпләр диндәш туганнарын – казанлыларны якын күрәләр, күбесе татар кызларына өйләнәләр, хәтта, тол хатыннарга йортка кереп, бөтенләйгә Казанда калганнары да бар. Шундый халык инде ул татар, яратмас җиреңнән яратырсың. Бу хәл Василий кенәзгә ошамый, ошбу ике халыкны диннәр аера, телләре дә капма-каршы, йолалары да, диннәре турында әйтеп тә торасы юк. Баштагы мәлдә Казанга килгән гарәпләрне Василий кенәз тыярга иткән иде, чөнки тегеләр мәчетләргә барып хөтбә әйтәләр, халыкны кяферләргә каршы котырталар, ә кяферләр ул – урыслар. Әмма теләген тормышка ашыра алмады. Гарәпләр аның сүзенә карап каладан китмәделәр, ә казанлылар кенәз Василийның сүзләренә тәмам колак салмадылар. Бу хәле өчен аны хәтта бер тапкыр агуларга маташтылар. Әмма эшләре барып чыкмады, Василий уяу булды. Тик бер авыз урысча белмәсәләр дә, гарәпләр үз диннәренә тугры калдылар, Казан мөселманнарын үз иттеләр.

      Кенәз Василий янәшәсенә берәү утырды, ияк кагып кына сәлам юллады, итчедән ике таяк сорап, ашый башлады. Адәм түгәрәк кара сакаллы, җәйпәгрәк битле, таза бәдәнле Василийга кемнедер хәтерләтә иде. Ләкин Василий адәмне кемгә дә охшата алмады, шуннан сүз башлау өчен тамак кырды.

      – Чәнчеп кыздырган итне мин бу бавырчыда гына ашыйм. Беркем болай тәмле итеп кыздыра белми, – диде Василий кенәз, татар сүзләренә басым ясый төшеп.

      – Сарыкларны нугайлардан алалар, шуңа итләре тәмле, ә нугайларның сарыклары дала үләне ашый, малның ите – үләннән, – диде күршесе аңа карамый гына.

      – Әйе, Казанны нугай басты.

      – Тиздән кырымлылар килеп тулыр, күңелең киң тот. Казанның барысына да капкалары ачык, туганкай. Аннары нугайга мал-туар ни ул, көтү-көтү куып китерә. Бай халык, мул яши, җитешле. Нугайга акча – мунча ташы, ефәк – мунчала. Ил халкына кыен, үз көнен үзе күргәнгә.

      – Син үзең кем соң?

      – Анысы сиңа нигә? Адәм баласы, Алла колы. Шул җитмәгәнме?

      – Җиткән, болай гына соравым, – диде кенәз Василий, уңайсызлану тоеп. – Зарлангандай иттең, кордаш түгелсеңме дип кенә соравым.

      – Синдәй соры бүрегә кордаш булганчы, бакчада карачкы булып торсамчы, – диде сәер кеше тәкәллефсез генә. – Бик кем икәнемне беләсең килсә, шәрабың салып бир әнә.

      Кенәз Василий ашыга-кабалана күрше савытына мөлдерәмә тутырып эчемлек салып бирде. Күршесе аңа карамый гына, СКАЧАТЬ