Название: Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02373-3, 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351
isbn:
Бер анадан тумасалар да, алар бертуганнар иде. Туган туганга кул күтәрү зур гөнаһтыр, әмма мөселман дөньясында да тәхет өчен булган бәхәсләрдә туган туганга каршы чыгу гадәткә әверелеп бара иде инде. Хәер, моның яман мисалын әүвәл башта мөселман хәлифәләре үзләре үк күрсәтте. Мөхәммәтгалим бәкнең абасына каршы чыгуы шул яман үрнәкләрнең дәвамы гына иде булса кирәк.
Ханның да, бәкнең дә башларында тимер очлым, терсәк-тезләренә каплагычлар куелган, өсләрендә исә кыска җиңле челтәрле тимер күлмәк. Шулай бердәй киенергә вә коралланырга сөйләшкәннәр диярсең.
Ярты юлга җитүгә, Мөхәммәтгалим атны туктатты, ук садагын салып ташлады, кылычын ычкындырып бер читкә ыргытты, кулына озын саплы сөңгесен алды. Абасы Сәлим ханның сөңгедә оста орышканын белә иде ул. Әмма төрки дөньяда борын-борын заманнан бирле, батырга батыр чыкканда, сөңге белән орышканнар. Мөхәммәтгалим бәк үз көченә үзе ышана һәм абасын җиңәсенә иманы камил иде.
Батырга батыр килә, кулларында сөңге. Юк, батырга батыр түгел, туганга – туган, ханга каршы бәк килә.
Азатларның барысы да тын алырга куркып туктап калган. Чөнки мондый хәлгә шаһит булганнар бик сирәк бит, ике батыр гына көрәшми ич.
Чаптырып килгән җайдан Мөхәммәтгалим бәк ни сәбәпледер атын кисәк кенә бора һәм берара бер урында таптана.
– Атның канын кыздыра, күр әле моны, – диләр күзәтүче азатлар бәкнең бу хәленә.
Сәлим хан атын куаламый, бер чама гына юырттырып, энесенә якынлаша. Энесен күптән күргәне юк, егерме еллар булыр. Гаҗәп, ул энесендә тәүге таныш чалымнар күрмәде, аңа таба гүя ят бер кеше килә иде. Яшь чагында Мөхәммәтгалим уктан оста атар, мәргән атын йөртер иде.
Кемдер:
– Сәлим хан җиңә, Сәлим хан җиңә! – дип кычкырды.
Әмма Сәлим хан берәүне дә ишетмәде, туганыннан башка берәүне дә күрмәде. Ара якынаюга, Мөхәммәтгалим бәк акыра-бакыра башлады, әйтерсең дию пәриенә каршы килә иде. Аның акыруыннан Сәлим хан курыкмады, ләкин сискәнеп куйгандай итте. Үз сөңгесенең энесе күкрәгенә кадалуын күз алдына китерде. Юк, ул аны үтерә алмый. Алар бертуганнар.
Сәлим хан бар көченә тезгенен уң якка тартты, атын борды да елгага таба китте. Ул ашыкмады. «Кусын, җитсен, кадасын», – дип уйлады. Абасының борылып кача башлавын күреп, Мөхәммәтгалим тагын да батырая төште, атын куалый-куалый, Сәлим хан артыннан чапты. Елгага җитәрәк кенә Сәлим хан атын энесенә таба борды һәм, сөңгесен күтәрә төшеп, аңа таба килә башлады. Ике ара күзгә күренеп якынайды. Мөхәммәтгалим бәк сөңгесен ыргытырга дип кизәнде. Шунда янә көтелмәгән бер хәл булды. Сәлим хан атын туктатты һәм сөңгесен җиргә кадады. Батырга батыр чыкканда гына түгел, гомумән, орыш кырында бу хәлне күрмәгән азатлар өзәңгеләренә баса төшеп үрелделәр. Азатлар тезмәсе буйлап: «Сәлим хан сөңгесен ташлады. Сәлим СКАЧАТЬ