Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 - Мусагит Хабибуллин страница 13

СКАЧАТЬ бер алтын биргәндә генә Всеволод кенәз Болгарны ташлап китәр.

      – Мин олуг хан белән киңәшеп карармын, кенәз.

      – Илче табиб Антонийны миндә калдыр, – диде Всеволод кенәз.

      – Табиб ирекле адәмдер, кенәз. Тели икән, кала бирсен. Әмир буларак мин моңа үзем дә җавап бирә аламдыр. Инде безнең шартны тыңла, кенәз. Сиңа мәгълүм булса кирәк, ханның энесе, ягъни минем агам Мөхәммәтгалим бәк, Янтак хан даласына китеп, аның кызына өйләнә. Мөхәммәтгалим агам – элекке вакытта Болгар тәхетенә дәгъва тоткан адәмдер. Олуг хан бер шарт куйды: барлык гаскәрләрне алып киткәндә генә кенәзнең шарты үтәлер.

      Кенәз Всеволод епископ Савва белән үзара киңәшеп алды. Ахры, әмир Илһамның шарты аларны шактый кыен хәлгә куйган иде, кенәз илчегә чатырдан чыгып торырга кушты, һәм гаҗәбе шул булды: бары тик кичке якта гына илчене чатырга чакырып алдылар.

      – Әмир Илһам, – диде Всеволод кенәз, илче чатырга кереп, күрсәтелгән түмәргә утыруга. – Ханга да, сиңа да минем хөрмәтем зурдыр. Киңәшең тотып, бүген төнлә гаскәрем алып китәргә булдым. Хан табибы Антоний минем белән китәр. Алтынны хан казнабашы елга буена китерер. Без киңәштек-киңәштек тә, аталарыбыз кебек, төрки Болгары белән солых төзергә булдык. Инде җавабың көтәм, әмир Илһам. Ошбу солых битеген олуг ханга бирерсең.

      – Ходай Тәгалә ярлыкый күрсен, мин ризамындыр, кенәз, – диде әмир Илһам һәм үзенә ияргән җансакчылары белән кирмәнгә юнәлде.

      Шул ук төндә кәтиб Хафиз кенәз Всеволод битекчесе белән ике телдә дә солых шартларын яздылар. Солых битекләренә әүвәл Сәлим хан кул куйды, аннары шул ук төндә аны кенәзгә илттеләр. Бер нөсхәсен аңарда калдырып, ул кул куйган икенче нөсхәсен хан сараена алып кайттылар. Олуг кенәз белән олуг хан атаулы имзаларын салган солых битеген күрде дә ханбикә Зөбәрҗәт ире күкрәгенә капланып елап җибәрде. Сәлим ханның да күзләре яшь белән мөлдерәп тулган иде.

      Әнә шулай урыс кенәзе Всеволод белән төрки Болгары ханы Сәлим тату яшәү һәм тыныч сәүдә итүгә солых төзеделәр.

      Кенәз Всеволод үз сүзендә торды: шул төндә шау-шусыз гына калган гаскәре белән елгага таба кузгалды һәм иртәгесе көндә корабларына төялеп китеп барды. Әмир Илһам аңа өч мең тәңкә алтынны үзе илтеп бирде. Таң алдыннан гына кирмәнгә әйләнеп кайтты һәм атасы Сәлим ханга:

      – Атам, сөенче, кенәз Всеволод гаскәрен корабларга төйи, – дигән хәбәрне җиткерде.

      Сәлим хан башта Чирмешән буйларында яшеренеп йөргән Тубыкбай баһадирга чапкын җибәрде, урысларның камауны ташлап китүләре турында хәбәр итте, кирмән янында гаскәре белән Янтак ханның гына калуын искәртте һәм баһадирга ул хан ыстанын камарга кушты. Үзе исә, таң атып килгәндә, Саксин капкасы аша бар булган гаскәре белән чыгып, көтмәгәндә дала ханының ыстанын камап алды.

      Бу яман хәлне соңгарак калып сизеп алган Янтак хан орышка ташлана, әмма көтелмәгән югалтуларга дучар була. Хәлнең асылын аңлап алган азатлары кайсы кай тарафка тәртипсез рәвештә кача башлыйлар. Әмма болгар-татарлар аларны тулганага алалар, чакырылмаган яуны турау, СКАЧАТЬ