Название: Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02350-4
isbn:
– Сылу бикәм, безгә йөзләрчә кызлар кирәк ич, йөзләрчә. Аннары мин Биләү угланымны да алып килгән идем, яшермим, синнән аңа да кыз өмет итәм. Йөз чөерде бездән Инәй аллабыз, сылу бикәм, тәмам йөз чөерде.
– Рухил белән Рамул угланнарың кая? Аннары синең төпчегең дә бар дип ишеттем, аты Атилла бугай.
– Рухил белән Рамул угланнарны угор җизнәләренә җибәрдем. Төпчегем Атилла да, апам Айгөлне күрәсем килә, дип, шунда китте. Ил өстенә афәт килгәндәй, кызлар эзли хәзер унуклар.
– Уң кулыңда кем утыра?
– Угланнарым һәм Көнбаш атакай, сылу бикәм.
Сафура бикә янә бер тапкыр җилле генә берара йөреп килде, аның кытай ефәгеннән тегелгән бала итәкле күлмәген шаулатып йөрүе Мәңгүк ханга аккош хәрәкәтләрен хәтерләтте. Кисәк ул унуклар ханы каршына килеп басты һәм:
– Сөйгән ярларны ят телле кавемнәрдән эзләмиләр, Мәңгүк хан. Сөйгән ярларны кан кардәш күршеләрдән сорыйлар. Шимбай хан кызы Айгөл чибәрләрнең чибәре иде, илтотар Куришка биреп дөрес эшләдеме икән атаң, белмим. Иллә үз телеңдә сөйләшүнең үз тәме бар, Мәңгүк хан. Мин моны Бәһрам белән яши башлагач нык тойдым. Минем җанга якын сүзләр таба алмый интегә бичара, ә минем аннан җаным эретердәй сүзләр ишетәсем килә, – диде.
– Ир бәхете бер хатында гына булса икән ул, сылу бикә. Ир бәхете күршеләр белән тыныч-тату яшәүдә дә. Угорлар безнең җан күршебез, ут күршебез, Сафура бикә.
Бикәнең тел төбен күптән аңласа да, хәлнең асылына төшенергә теләп, үсмер мәхәббәтенең күзләренә карады. Күзләре тулы күл кебек зәп-зәңгәр иде бикәнең, керфекләре озын, кайтарылып тора, төз вә нәфис борыны сипкелләр белән чуарланган. Сылу бикәнең сөйләшү гадәтен аңлый башлаган Мәңгүк хан да кыюлана төште:
– Гүзәл бикәм, сарматлар һәрчак аланнар, готлар белән орышып тордылар, кыен чакта сарматларга унуклар һәрчак ярдәмгә килделәр. Хәтта ике кавемне кушарга да теләделәр. Әмма нә чара кылмак кирәк, хыяллары тормышка ашмады. Минем, сылу бикәм, егетләрем генә кызлардан мәхрүм ителмәделәр, ат күтәрердәй ир-атларым да шактый. Бәлки, сылу бикә, шушындый ирләрнең куеннарына керергә әзер торган тол калган хатыннар да бардыр сездә. Мин бахырыгыз да шул хәлдә ич, гәрчә ике хатынның куенын татыган булсам да, мин дә ир янында ир әле, хатын тансыкламаган ирнең кулы кылыч тотмас, ди. Ә минем кулымда, Тәңрем шаһит, кылычым, билемдә хәнҗәрем дигәндәй…
– Сиңа да Сакмар меңбашына ияреп китәсе булган, Мәңгүк хан. Тол калган хатыннар аңарда да бардыр, табылыр иде шунда берсе. Иләгенә күрә чиләге, дим.
– Иләгенә күрә чиләге монда минем, сылу бикәм. Әйтмә алай, сылу бикәм, рәнҗетмә яшьлек мәхәббәтең. Ялкын җилдә дулаучан. Кеше күңеле – күк йөзе, диләр, әле кара болыт белән каплана, әле чалт аяза. Сине күргән мәлдән бирле мәнем күңелем тәмам аязып китте. Мул кояш нурларына тансыклаган берәүдәй, синнән күзләрем ала алмый иза чигәм. Гәрчә бу хакта әйтергә гөнаһ-язык булса да кичерә күр, сылу бикәм, әйтми кала СКАЧАТЬ