Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1 - Мусагит Хабибуллин страница 14

СКАЧАТЬ Төн тыныч үтте. Иртән күзләрен ачсалар, янәшәләрендә атлары пошкыра, әрәмәлектә берсеннән берсе уздыра-уздыра сандугачлар сайрый. Әнә шулай каршылады Мәңгүк хан туар көнне. Тәңресенә дога кылды, изге көн бирүен теләде. Көн ачылып, елга буендагы томан таралуга, унуклар таң калдылар, аларны тыгыз рәтләр белән сармат сугышчылары уратып алган иде. Ашап-эчеп кузгалып кына киләләр иде, барысы да, сикерешеп, аякларына бастылар, ат тезгеннәренә ябыштылар. Унукларны боҗрага алучылар җәяләренә уклар элмәсәләр дә, йөзләренә багуга, унуклар күрделәр – сарматлар йөзендә бер дә дустанәлек күренми. Мәңгүк хан ат башыннан алды да, очлымына ике кош каурые кадаган (йөзбаш булса кирәк иде) йөзбашка таба кузгалмакчы итте. Әмма аны Көнбаш атакай туктатты:

      – Хан, синең алда дошман. Аларның безне әсир итүләре бар.

      Мәңгүк хан туктады һәм сармат яугирләрен янә бер тапкыр күздән кичерде. Хан буларак ул барысын да сүзсез аңлады. Алар – әсирләр, һәрхәлдә, әсир ителү алдында торалар. Сарматларга каршы тору һәм алар белән орышу зур ахмаклык булыр иде. Ахыр килеп, аларның максатлары сугышу түгел, алар кызлар сорарга килделәр. Шуңа күрә Мәңгүк хан кыю төстә очлымына ике каурый кадаган меңбашка таба кузгалды. Шулчак сарматлар җәяләренә ук элделәр.

      – Хан, коралларың калдыр, – диде Мәңгүк ханга атакай Көнбаш.

      Мәңгүк хан хәнҗәренә кадәр багучысына салып бирде һәм туп-туры сармат меңбашына таба китте. Меңбаш һәммәсеннән дә аерылып тора, һәм ул аты белән дә калкурак урынга туктаган иде. Ни тәкәббер кыланса да, Мәңгүк хан үзенә җитәрәк, хөрмәт йөзеннән булса кирәк, меңбаш атыннан төште, ат башыннан тотып, унуклар ханын көтеп алды.

      – Баһадир, мин ак төрекләр ханы Мәңгүк хан, – диде, килеп җитәрәк күкрәгенә кулын куеп, илбашы. – Мине сылу бикә Сармат кызы Сафура тарафына алып барсагыз иде. Йөк-йомышым бикәдә минем, меңбаш.

      – Хан, – диде баһадир, Мәңгүк ханның баш иеп сәламен алгач. – Бикәнең әмере шундый. Яугирләрегезне ыстан туктаган җирдә калдырасыз, Көнбаш атакай белән үзең миңа иярәсез.

      Мәңгүк хан артына каерылып карады һәм кул ишарәсе белән Көнбаш атакайны дәшеп алды. Көнбаш атакай һәм ике сакчысы килеп җиткәч, атына атланды да сармат баһадирына иярде.

      Шактый юл узгач кына, елга ярына сыенып утырган авыл күрделәр. Авыл зур, хәтта артыгы белән зур иде, Мәңгүк хан хәтта аның очын-кырыен күрмәде. Ишәйгән сармат кавеме, меңнәрчә йорт күтәрелгән төбәккә туктаган сарматлар чираттагы ыстаннарында җәйлиләр иде. Кибет-арбалары да шунда ук. Йортларны үзәккә таба боҗра-боҗра итеп куйганнар, боҗра араларында тәртәләрен югары күтәреп бәйләгән арбалар, арбалар тирәсендә бала-чага мәш килә. Арбаларның күбесендә сәрпи уклар урнаштырылган. Боҗраның иң уртасында, бер дә фарсы шаһиншаһныкыннан ким булмаган төсле, тукымадан зур чатыр. Чатырга җитәрәк, сармат баһадиры ак төрекләргә атларыннан төшәргә кушты һәм, Мәңгүк хан белән Көнбаш атакайны ияртеп, мәһабәт чатырга таба китте. Хәер, чатырны күрүгә үк, Мәңгүк хан: «Сафура бикә чатыры», – дип уйлаган СКАЧАТЬ