Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1 - Мусагит Хабибуллин страница 21

СКАЧАТЬ диде Сафура, битләрен юып, елга ярына менеп, түгәрәкләп утырышкач. – Мин сезне бүген… Әйе, сезгә бер сөенче әйтим әле.

      – Әйт, әйт, анакай, тизрәк әйт! – дип чинаштылар кызлар.

      – Мин сезне бүген барыгызны берьюлы унук егетләренә кияүгә биреп җибәрәм. Барыгызны да!

      Бер мәлгә генә, бары тик бер мәлгә генә кызлар аналары әйткән сүзгә ышанмыйча тордылар, әмма Сафура бикәнең күзләреннән үк күрделәр – «аналары» алдамый. Ахыр дәррәү кычкырып җибәрделәр.

      – Ур-ра, ур-ра, чынмы, анакай, чынмы? – диешә-диешә, Сафура бикәне сырып алдылар. Кайсы кочты, битләреннән үпте, кайсылары, итәгенә капланып, күз яше белән елап ук җибәрделәр.

      – Мин бүген сезнең барыгызны да кияүгә бирәм, балакайлар. Сусылу, сине дә, – диде һәм, үрелеп, яраткан кызының кулыннан тотты.

      – Минем кияүгә барасым килми, – диде Сусылу, чәч төпләренә кадәр кызарынып.

      – Җүләр, исәр, шатланасы ит, – диештеләр калганнары.

      – Йә, – диде Сафура бикә, Сусылуны җавапсыз калдырып. – Кемнәр тагын риза түгел, тагын кемнең, сазаган кыз булып, сарай түшәгендә ауныйсы килә?

      – Мин юри генә әйттем, анакай, – диде Сусылу һәм Сафура бикәнең алдына капланды.

      – Тор, балакай, мин сине даны еракларга таралган унуклар ханы углы Биләүгә бирергә булдым. Куанасы ит!

      Ул да түгел, кызлар шатлыкларыннан әйлән-бәйлән уйнарга керештеләр, Сафура бикә аларны туктатты да:

      – Хәзер кайтып ашыйбыз да Кызлар тавына менәбез. Кияү егетләрегез шунда киләчәкләр.

      Эшнең чынга әверелә баруын күреп, кызларның кайберләре лышык-лышык елап та алгандай иттеләр. Сафура бикә боларның берсенә дә игътибар итмәде, кызлар яше – иртәнге чык кына ул, шифа гына яшь күзгә. Ни гомер яшәп, ничәмә-ничә кызларны кияүгә биреп, кияүгә чыгарга теләмәгән бер генә кызны да белмәде ул. Күз яше кызларның кылана төшүләре генә иде. Хәер, аларга карап, Сафура бикәнең үз күзләренә дә яшь йөгерде. Ләкин шатлык яше генә иде бу. Ә шатлыкны аңа унуклар ханы Мәңгүк алып килде. Бу борын-борын заманнардан ук шулай булган: унуклар белән сармат кавемнәрен өйләндергәндә йә кызларын кияүгә биргәндә, һәрчак һәр туй бәйрәмгә әверелгән. Ә бит заманында ул үзе дә ак төрекләрнең килене булырга хыялланган иде, тик язмыш аны әнә кем кочагына ташлады. Унукларга кияүгә чыгу бәхете аны читләтеп үтте. Тик үтте микән, буй алган ир уртасы булып кайтмадымы язганы вә насыйбы?.. Бер аерма бар иде: сарматларда егетләр кызларны түгел, кызлар егетләрне сайлыйлар. Сайлыйлар да, икесе ике атка атланып, бер атнага далага чыгып китәләр. Егет белән кызны кавыштыру йоласы болай башлана: егет, атның ялыннан тотып, кыз янына килә, ә кыз атка йөгән сала һәм йөгән тезгенен егеткә бирә. Кияү егетнең атасы, атасы булмаса, туганы кызга йөгәнләгән ат китереп тоттыра. Кыз атка атлана, һәм кияү белән кыз, нәкъ менә кыз алдан далага чыгып чаба, ә егет аның артыннан. Кыз кая туктый, шунда чатыр сыман нәрсә коралар, һәм алар инде атна буена СКАЧАТЬ