Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1 - Мусагит Хабибуллин страница 10

СКАЧАТЬ карап торган иде, соңыннан, кырт кискәндәй:

      – Бал искерми, кыз картаймый, углан, өлгерерсең, пешкән чия татлырак була, – диде.

      Хак әйткән атасы, бал искерми, кыз картаймый, әмма ярәшкәннәре ташлагач, кыз кияүгә чыга икән ич, киткәннәрне көтми. Каты куллы иде атасы Шимбай хан, яугирләре өчен генә түгел, угланнары өчен дә аның әйткән сүзе гүя аткан ук иде. Мәңгүк угланга башка чара калмады, ул аңа бары тик:

      – Имин, атам, – дия генә алды.

      Мәңгүк углының кәефе кырылуын күрде, сизде Шимбай хан. Ата кеше, угланның хәленә керергә теләп:

      – Кайгырма, углан, күп дигәндә өч елдан далабызда булырбыз, – дигән иде.

      Һәм шул җитте Мәңгүк ханга, ул карусыз атасына иярде.

      Көнчыгышта орышлар җиңел булмады. Кытай императоры, мең хәйлә корып, Гөбәй даласын кулына төшерергә теләде. Ә дала-җәйләүләрен якларга оешкан төркиләр еллар буена сугыштылар. Ләкин соңгы орышта унуклар атын йөрткән Дулу ыруы төрекләре ике ут арасында калдылар. Бу хәл кардәшләре арасында хыянәт итүчеләр аркасында булды. Ике яктан да бик күп халык кырылды. Унуклар көнбатышка таба чигенергә мәҗбүр булдылар. Оят та, гарьлек тә иде Мәңгүк ханга. Бу хәлдә ул әле атасын орышты, әле үзен, атасын үз вакытында туктата алмады. Ә бит туктатасы иткән иде, Сафурага сылтап булса да. Тик атасы Шимбай хан аның сүзләренә колак салмады. Хәзер инде барысын да яңабаштан башларга кирәк. Төрки-Туран дөньясында куәтлекләре белән дан тоткан унуклар канаты каерылган коштай чарасыз калдылар. Әйе, бер-бер хәл кылырга кирәк, күрә ич Мәңгүк хан: яшь айгырлар белән яшь бияләр ялларын чәйнәшә-чәйнәшә сөешкәндә, унукларның асыл егетләре тамакларына килеп терәлгән төерне йотып җибәрә алмый интегәләр, кытайлылар кулына күчкән хатыннарын, сөйгәннәрен искә төшереп сагышланалар иде.

      Шул хәлдә йокыга китүен Мәңгүк хан сизми дә калган. Иртән уянуга һәм көн-кояшны Тәңресенә дога укый-укый каршы алгач, Мәңгүк хан йөзбашларын үз йортына дәштерде. Дәрәҗәләренә карап, уң һәм сул кулына меңбашлары һәм йөзбашлары утырышкач, ул аларның һәммәсенә дә күз төшереп чыкты. Уң кулында өлкән угланнары арасында утырган Атилла оланны күреп, ирен чите белән генә елмаеп куйды.

      Мәңгүк хан башта сүзне сарматлар ыстанында булып кайткан Көнбаш атакайга бирде. Сарматларга барганда, Көнбаш атакай үзенең угланнары Вәсих белән Курсихны да алып барган икән, гәрчә бу хакта Мәңгүк ханга бер сүз әйтмәсә дә. Хан атакайны бүлдермичә тыңлап утырды. Ул гынамы, Көнбаш атакай угланнарын Бәһрам баһадирга әманәт итеп биреп калдырган, ә теге батыр егетләрне атасы шаһиншаһ тарафына җибәргән. Мәңгүк хан бу хәлгә аптырабрак калса да, ялт кына Көнбаш атакайга карап алды. Шуны сизепме, акланырга теләпме, Көнбаш атакай:

      – Аның каравы, унуклар ханы Мәңгүк, Бәһрам бәк безне кабул итәргә булды. Хак, ул үзе яуга җыена иде, аланнарга ясак җыярга кузгаласы икән, тик аннан бик тиз әйләнәчәкмен, дип әйтеп әйтте, – дип дәвам итте Көнбаш атакай. – Мин моны ике зур кавемнең СКАЧАТЬ