Название: Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02350-4
isbn:
– Ундүртенче языңа аяк баскач та, андый кылыч синдә дә булыр, олан, – диде.
Тимерчеләр башы авызыннан бу сүзләрне ишетүгә, Атилла олан бер мәлгә ачкан авызын ябалмый торды, ул нәүмиз рәвештә остага текәлде. Әмма тимерчеләр башы, тәүге сүзен әйтмәгән дә кебек, кабер өстендә барган тантанага карап тора бирде. Атилла олан, сабыры төкәнеп, останың чикмән чабуыннан тартты:
– Тәңре кылычын син ясадыңмы?
Бу сорауны оланнан көтмәгән тимерчеләр башы олан янына чүгәләде һәм, бала ишетелерлек кенә итеп:
– Ундүртенче языңа аяк басу белән, синең билеңдә шундый ук кылыч булыр, олан. Тик бер шарт куям сиңа: яшең ундүрткә тулганга кадәр син бу хакта беркемгә дә бер сүз дә әйтмисең, – диде.
– Син аны миңа киләсе язга ук ясарсың, тимерчеләр башы.
Атилла оланның бу җавабына тимерчеләр башы ирен чите белән генә елмаеп куйды һәм як-ягына карап алды, ул чарасыз калган кешегә охшап киткән иде. Тимерчеләр башы Атилла оланга бер сүз дә әйтмәде, баланың башын күкрәгенә кысты һәм күлмәге аша тойды: оланның йөрәге дөп-дөп тибә иде. Оста аны читкәрәк этәрде, күзләренә карады һәм олан күзләрендә чаткылар күргәндәй булды.
– Олан, Атилла олан, – диде тимерчеләр остасы, нәүмизләнә төшеп. – Атилла олан, ясармын мин сиңа ул кылычны, Тәңре кылычыннан да хәтәррәк итеп ясармын. Әйе, Тәңре язган булса.
– Тәңре язар, язар, – диде Атилла олан, торган саен кыюлана төшеп.
Тимерчеләр башы Атилла оланның иңнәреннән кулын алды, янә күзләренә карады.
– Олан, олан, тик без бу хакта икәү генә беләбез. Ишетәсеңме, икәү генә. Ә хәзер Тәңре белән ант ит! Атам-анам белән ант итәм, кылыч әзер булганчы, бу хакта берәүгә дә әйтмәм, диген.
Атилла олан зәңгәр күк йөзенә карап алды, балалыгы белән Тәңрене күрмәк итте бугай, үзенчә киңәшеп алдымы, булган хәлләрдән тагы да шатлана төшеп:
– Мин Тәңремне күрдем, күрдем, оста, ул миңа фатихасын бирде, бирде! – диде.
Шул мәлдә күктә могҗиза булып алды, күктә түгәрәк шар хасил булды. Шар әле ялт-йолт итте, әле уңга, әле сулга атылып китте һәм ничек пәйда булган булса, шулай ук күздән дә язды.
– Тәңре синең антың кабул итте, олан, итте! – диде оста, булган хәлгә баладан битәр үзе таң калып.
– Итте, итте, оста, итте! – дип, баскан урынында сикеренгәләп алды Атилла олан.
– Олан, – диде оста, янә як-ягына каранып алды. – Мин ул кылычны сиңа табармын. – Тимерчеләр башы янә баланы күкрәгенә кысты һәм колагына: – Син ул кылыч белән ярты дөнья халкын кул астына җыярсың, ата-бабаларың ирешмәгән биеклеккә ирешерсең… Зур-зур калаларда яшәгән римлыларга кадәр барып җитәрсең, башбирмәс готларны буйсындырырсың. Алар бездән коллар алалар, син аларны колбиләүчелектән азат итәрсең… Син римлыларны мәңге-мәңге СКАЧАТЬ