Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 10

СКАЧАТЬ әйтә, ә руслар бу авырудан хали… Моңа заманында Г. Газиз дә игътибарын юнәлтә һәм гаҗәпсенә. Әмма бу бит, – Г. Газиз үзе әйтмешли, «һәпәрбалә» (гипербола) гына. Бу гипербола Гаяз Исхакыйга инкыйраз юлына баскан милләтенең фаҗигасен күпертеп күрсәтү өчен генә кирәк. Мондый алымны автор еш куллана.

      «Инкыйраз» ялангач фикерләрдән генә оешкан. Бу фикерләр сәнгать киемнәренә төренмәгән булганга, аларның һәр буыны, эзлеклелеге, эчке «пружиналары» аермачык беленеп тора. Әгъзалары үтәли күренгән пыяла организмга охшаган ул. Тәмләп пешерелгән һәм өлеш тәлинкәләренә матурлап салынган төрле-төрле нигъмәтләргә күнеккән бүгенге «әдәби гурманнар»ның, мондый «тупас» ашны күргәч үк, аппетитлары кача. Алар, әлбәттә, «Инкыйраз»ны әдәби әсәргә «чутламыйлар». Аларга капкан ризыклары чачаклы-чуклы булсын. Чәйнәми-нитми генә йотарлык булсын. Миңа мондый «абзый» һәм «абызтай»ларны әле бүген дә, Гаяз Исхакый инде тулаем акланган дәвердә дә очратырга туры килгәләде. Ялгышасыз, әфәнделәр, дим мин аларга, «Инкыйраз» гадәти азык түгел, ул – рухи азык. Аны авызга капмыйлар, ул турыдан-туры синең миеңне эшләтә, вөҗданыңны уята торган шифалы дару шикелле. Әйе, әгәр ул сине сискәндерми икән, моңа инде «Инкыйраз» гаепле түгел, үзеңне кара, таш маңгаеңны һәм мүк баскан кальбеңне гаеплә!

      «Инкыйраз» сәнгать киемнәренә төренмәгән, хәтта, киресенчә, ул суфиларның кырык ямаулы җөббәсен кигән төсле. Менә шушыны аңлап укысаң, Җәгъфәрнең күзләреннән бик еш мөлдерәп аккан яшьләр дә зәвыгыңны үртәми башлый: без ул заманнарда татар укучысы өчен шулай язарга тиеш булганлыгын чамалыйбыз инде. «Инкыйраз»дагы бүгенге күзгә төзекле-төзексез җөмләләр, сүзләрнең үзара ярашып җитмәве, кайчагында урынсыз кулланылуы, гади сөйләм белән әдәби телнең буталуы… – боларга без күз йомарга тиеш булабыз, татар әдәби теленең үсеш баскычларын һәм авторның тәрәккыятен белгән хәлдә, без япь-яшь Гаяз язганнарны грамматик яктан бүгенгечәләтеп, «дөресләп», шомартып укыйбыз. Кашки әдип бу әсәренә егерме-егерме биш еллардан соң әйләнеп кайткан булсачы!

      Гаяз Исхакыйның «Инкыйраз»ы дөньяга чыгып байтак гомерләр узгач, инде Совет хакимияте шартларында, атап әйтсәк 1929 елның 9 июнендә, үзенең «Асар» китабын яңадан тәртипкә салганда, аның «Сүз башы»нда күренекле галимебез мөфти хәзрәтләре Ризаэтдин Фәхретдин түбәндәге сүзләрне яза: «Газиз милләтем җан биреп ятканлыгы күз алдымда… Бу милләт хакында: «Идел, Урал сахраларында төрк кавеме вә ислам динендә булган олуг бер милләт мең елдан артык вакытлар гомер сөргәннәр, мәчетләре вә җәмигъләре дәвам иткәннәр, мәшһүр галимнәре вә киң күңелле сахиблары, зур дәүләт әһелләре булган» дип сөйләүчеләр генә булыр дип тә өметләнмимен. Әгәр дә Аллаһы Тәгалә сәмави бер галямәт җибәреп тәнбиһ кылмаса, вә яки берәр мөҗәддәд күндереп, рәсүлуллаһ салаллаһу галәйһи вәссәлам юлыны ихья итдермәсә, яңартмаса, безнең газиз милләтебез һәлак булачак, хәтта тарих китапларына да керә алмый калачак вә тәмам онытылачак, кәәннә ләм йәкүн булачак».

      Ризаэтдин Фәхретдиннең СКАЧАТЬ