Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники страница 7

СКАЧАТЬ булалар. Йә, халыкта җыр кайгысымы соң хәзер! Шуны үзләре күрмиләр микәнни? Хәер, көчләп җибәргәч йөри торганнардыр инде. Ләкин шунысы гаҗәп: бер дә сыкрау-сыктану сизелми үзләрендә тагын. Йөзләре күм-күк, күзләре ач, ә шулай да көлгән булалар, шаярган булалар, җитмәсә әле, катып-туңып бетүләренә карамастан, ерак юлга чыгарга ашкынып торалар… Ә ул Рәшидә дигәннәре тагын? Рәшидә… Рәшидә!.. Күпме мөлаемлык, җылылык, нәфислек, хәйләкәрлек, иркәлек бөркелеп тора аңардан!.. Һәм шулар, спектр аша үткән яктылык шикелле, төрле төсләргә кереп, барысы берьюлы чагыла үзендә… Юк, чынлап та, нәрсә бу – аңа, Зөфәргә карата гына шулай юмартланып яктырдымы ул, әллә сүзен тыңлатыр өчен, бары уйнап кына кылануы булдымы?.. Каян гына беләсең соң аны?.. Хәер, чибәр артистка юри кыланса да һич гаҗәп түгел! Токымнары белән шундый халык инде алар, ир дигән көчсез бәндәне үзләре өчен менә шулай йөгертә беләләр!

      …Зөфәрнең бәхетеннән, сельпо председателе өендә булып чыкты. Ә бер сәгатьтән ике ат вокзал алдына килеп тә туктады. Чаналарның берсе җиңел кошёвка, икенчесе киң үрәчәле гади чана иде… Һәркайсында икешәр толып та ята иде.

      …Артистлар, күтәренеп, шаулашып, вокзалдан чыктылар.

      Зөфәр аларга:

      – Хәзәйкәнең самавыры әзер, берәр стакан кайнар чәй эчеп чыгыйк, югыйсә юлда туңарбыз, – диде.

      Ир артист, икеләнеп-пошынып:

      – Бик шәп булыр иде дә ул, соңга калырбыз, чорт возьми! – диде. – Көтәләр бит безне анда…

      – Ә без аяк өсте генә… Әйдәгез, толыпларны кимичә генә утырышыгыз!

      Рәшидә, арада өлкәнрәкләре буларак, артлы чанага утырды. Калганнары үрәчәле чанага тезләнделәр. Зөфәр, бер аягын читкә салындырып кына, Рәшидә янына утырды. Самавыр куеп торучы хәзәйкә өенә кузгалып киттеләр…

      Анда, бик ашыкканга күрә, чишенмичә генә икешәр стакан сөтле кишер чәе эчтеләр. Берәү дә азык-төлеген чыгарып тормады. Булыпмы, булмыйчамы, Зөфәр моны белмәде дә. Дөрес, аның чемоданында шикәре дә, мае да бар, бер кирпеч икмәге дә бар иде, ләкин хәзер дүрт кеше алдына чыгарып куйсаң, валчыгы да калмаячак. Әлбәттә, ул мондый юмартлык күрсәтергә теләмәде.

      Коры гына чәйдән дә бик хуп булып, аз гына җылынып, кызарып, безнең артистлар яңадан атлар янына чыктылар. Зөфәр аларга толыпларны өләшеп бирде, әйбәтләп, саламга күмелебрәк утырырга кушты. Рәшидәгә ул үзенең бәрән толыбын кидерде, чанага утырткач, аякларын салам белән күмештереп куйды. Рәшидә каршы сүз әйтү түгел, боларның барысын да нәкъ шулай булырга тиешле бер нәрсә итеп кенә кабул итте… Зөфәр үзе күп кенә җирдән эче иелеп беткән, тышсыз толыпны киеп, тар чанага кысылып һәм кызга борыла төшеп утырды да ат тотучыга кузгалырга кушты. Тимер табанлы чаналар сыкы кунган юл өстеннән авыр ыңгырашып кына кузгалып киттеләр.

      Станция авылыннан чыгуга, караңгы төшеп, күз тәмам бәйләнде. Җир өстен томанлы суык каплап алды. Тирә-юньдә нәрсә бар, үр менәләрме, сырт төшәләрме – аерырга һич мөмкин түгел иде. Тик аларның күз алларында, толып якасын баш түбәсенә хәтле күтәреп, кузлада утырган СКАЧАТЬ