Название: Әсәрләр. 2 том
Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Современная зарубежная литература
isbn: 978-5-298-03858-4
isbn:
Ләкин кая гына барма, халык та халык – ерып йөрерлек тә, бернәрсә күреп булырлык та түгел. Ахырда бу шау-гөр килеп, чайкалып торган халык диңгезе эчендә бәрелә-сугыла йөрү Зөфәрне тәмам арытты. «Ярар, булды, җитеп торыр», – диде ул үз-үзенә һәм аулак урамнарның берсенә чыкты да Лядской бакча аша җәяүләп кенә кайтыр якка китте. Аның ашыйсы да килә иде, азрак ял да итеп аласы килә иде һәм бигрәк тә үзалдына гына уйланып кайтасы килә иде.
Сугыш бетүе һәркемнең, шул җөмләдән Зөфәрнең дә, язмышын кинәт яшендәй урталай ярып узды. Берсе бетте, икенчесе туды. Кичәгенәк кенә әле башка тормыш иде, сугыш законы хөкем сөргән тормыш иде, ә бүгеннән бөтенләй икенче тормыш – тыныч заман тормышы башлана. Хәзер берсеннән икенчесенә күчкәндә, киләчәк турында да ашыкмыйча, тыныч кына уйлый башларга ярый иде.
…Киләчәк!.. Сугыш китергән иң авыр, иң газаплы бер заманда кешеләрнең бердәнбер юанычы, өмете, татлы хыялы иде ул… Әмма ничегрәк итеп күз алдына китерергә мөмкин соң бу киләчәкне?.. Башта ук Зөфәр өчен бер хакыйкать көн кебек ачык иде: бу сугыштан, көн саен меңнәрчә адәм баласын йотып торган бу гарасаттан котылып калган кеше, һичшиксез, бәхетле булачак! Ягъни исән калу факты үзе генә дә кешегә: «Бәхетлемен!» – дип әйтергә хокук бирәчәк… Ләкин Зөфәргә хәзер бу бәхет кенә аз иде инде. Ул – реалист, аныңча, баш исән булу гына чын бәхет түгел әле. Исән калган баш ничек яшәр – менә хикмәт нәрсәдә. Ә ул моның серен белә инде: бәхет – үзең теләгәнчә яшәү, бәхет – матди һәм рухи бәйсезлек ул.
Бәс, шулай икән, Зөфәр дә киләчәк тормышын үзе теләгәнчә бәйсез, иркен, мул итеп корып җибәрергә тиеш. Һәрхәлдә, ул, бөтен көчен, сәләтен җигеп, шуңа омтылырга тиеш.
Моның өчен хәзер аңа ике конкрет мәсьәләне тизрәк хәл итәргә кирәк булачак: берсе – акчаны малга әйләндерү, ягъни йортмы-квартирамы сатып алу; икенчесе – аңа терәк һәм теләктәш булырлык әйбәт кенә кызга өйләнү… Беренчесе кыен булмас кебек, әмма икенчесе?..
Сугыш Зөфәр өчен артык рәхимле, юмарт булып чыкты. Башын да аяды, малын да бирде, өстәвенә аны сөйгән ярлы да итте. Бу – Рәшидә. Филармониянең ярлы, ялгызак бер артисткасы. Гаҗәеп бер хатын!
II
…Рәшидә Сафина… Рәшидә Сафина… Шушы сылу-чибәр артистка белән һич уйламаган җирдә танышуын, гаҗәеп сәер бер шартларда әллә ничек кенә аның белән якын бәйләнешкә кереп китүен Зөфәр хәйран калып, ләззәт утында янып, менә күпме тапкырлар инде күз алдыннан кичерә… Гомумән, ул Рәшидә турында уйламыйча тора алмый. Бу кабынып уйлануда Рәшидәне сагыну да бар, аңа соклану да, аны теләү дә бар, тик уйлап-уйлап та нечкә күңелле артистканы аңлап бетү һәм беткәнче яратып китү генә юк. Җан тели дә, язык җибәрми дигәндәй, гел менә сагынып омтылу белән СКАЧАТЬ