Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники страница 5

СКАЧАТЬ галанка мич тирәсенә бөрешеп утырганнар, ә ир кеше иңбашларын уйнаткалап, тире бияләйләрен бер-берсенә суккалап, әрле-бирле йөренеп тора иде. Кыяфәтләренә һәм өс-башларына караганда шәһәр кешеләре булырга тиешләр. Хәер, өс-башлары аларның бик чуар һәм бик иләмсез иде. Кызлар, салкынга бирешмәс өчен, бар булганнарын юка пальтолары астыннан өсләренә киеп бетергәннәр, ахрысы – барысы да тәпән шикелле юаннар, барысы да сырган чалбардан һәм киез итекләрдән, башларына кайсы шәл чорнаган, кайсы малахай бүрек кигән… Әмма шулай да кызлар бик нык өшегәннәр булса кирәк, шәмәхә төсенә кергән иреннәре үзлегеннән калтыранырга гына тора. Тик ир кеше генә ул хәтле үк куырылып төшмәгән. Кием-салымы да аның тазарак, башында эче-тышы мех малахай бүрек, өстендә калын тышлы, сырган эчле, каракүл якалы пальто, аягында зур соры киез итек; бүрегенең колакларын төшереп бәйләгән, якасын торгызган, билен тар каеш белән ныгытып буган; шуңадыр инде ул: «Юк, бирешмибез әле!» – дигән төсле дәртләнеп йөреп маташа.

      Зөфәр бер читтәрәк тукталып, болар кемнәр икән дип, аларга карап торган чакта, шул тире бияләйле кеше үзе аңа килеп дәште:

      – Агай-эне, кай тарафлардан килеп чыктыгыз әле сез монда?

      Зөфәр, аның болай шактый әрсез һәм дорфа итеп соравыннан гаҗәпләнеп, беравык ни әйтергә белмичәрәк торды. Аннары көлемсерәп кенә әйтеп куйды:

      – Кай тарафтан килүем сезнең өчен барыбер түгелмени?

      – Барыбер түгел шул. Әйтегез турысын гына – сез Казаннанмы?

      – Әйе, Казаннан.

      Моны ишетүгә, егет тиз үк бияләйләрен салды.

      – Бик шәп. Алайса, чыгарыгыз әле үзебезнең Казан дөкәнен!

      – Нәрсә ул?

      – Шуны да белмисезме? Ну махра, Маһиракай!..

      – Мин тартмыйм бит.

      – Их, Гитлерның анасын өшкерим! Нинди кеше сез?.. Әллә ир түгелме сез?

      – Ирен ир, ну шулай да тартмыйм.

      Егет «Китегезсәнә!» дигән шикелле нәфрәтләнеп кулын селтәде дә бияләйләрен киде. Шул арада мич тирәсендәге кызлар да Зөфәргә игътибар итеп алдылар. Яхшы пальто, күн түбәле каракүл бүрек, эт тиресеннән озын кунычлы унты кигән һәм бер беләгенә зәңгәр тышлы бәрән толыбын салып, икенче кулына кара чемодан тоткан, бик тук кыяфәтле, таза егет берьюлы аларның кызыксынуын уятты булса кирәк, шунда ук ике кыз, торып, Зөфәр янына килделәр.

      Кызларның бүрек кигәне, түгәрәк битен Зөфәргә күтәреп елмаеп, балаларча сузыбрак аңардан сорады:

      – Абый-й, сез Казаннанмыни-и?

      – Әйе, Казаннан шул, – диде Зөфәр, аның тавышына көйләнебрәк.

      – И-и, кара аны! Менә бәхет! Йә, ниләр бар соң Казанда, абый?

      – Ни булсын… Бар да искечә.

      – Анда да бик суыкмы?

      – Бик суык.

      – Ә фронттан нинди хәбәрләр бар?

      – Кичә-бүгенгесен генә белмим. Ә гомумән алганда, хәбәрләр бик яхшы. Идел буендагы СКАЧАТЬ