Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники страница 10

СКАЧАТЬ дигәннәре урамга кырынрак утырган, манарасы киселгән иске мәчет бинасы икән. Ихатасы-мазары юк, тирә-ягы ап-ак кар яткан буш ялан… Киң генә такыр сукмак, урам юлыннан аерылып, клубның шул яланга караган болдырсыз ишегенә алып бара.

      Зөфәр килеп җиткәндә, аның тирәсендә кеше-кара күренми һәм хәрәкәт-тавыш ишетелми иде. Тик бозланып каткан кечкенә тәрәзәләрендә зәгыйфь яктылык, сары тап булып, тонык кына чагыла иде. Концерт инде күптән башланган булырга тиеш.

      Зөфәр тышкы ишектән туп-туры тамаша «залы»на барып керде. Ягылмаган, ярым караңгы бу «зал» халык белән шыгрым тулы иде. Бик еш итеп тезелгән озын, тар эскәмияләрдә туннан, сырмадан, шәл чорнаган, бүрекләрен батырып кигән, хәтта бияләйләрен дә салмаган хатын-кызлар, яшүсмерләр, бала-чагалар тыгызланып утырганнар. Ара-тирә генә олы яшьтәге агайлар һәм карт бабайлар да күренә. Егетләр, ир уртасы кешеләр бөтенләй юк диярлек… Түрдәге тәбәнәк кенә сәхнәнең нәкъ алдында бердәнбер асылмалы калай лампа яна, бары шул гына сәхнә эчен һәм алгы рәтләрне азрак яктыртып тора…

      Зөфәр килеп кергәндә, сәхнәдә Яруллин, кыңгыраулы гармунын уйната-уйната, фашистлар турында такмак әйтә иде. Шуңа күрә Зөфәргә игътибар итүче дә булмады. Ул стена буйлап кына сәхнәгә таба узды да алгы эскәмиянең очына гына кысылып утырды.

      Яруллин такмагын әйтеп бетерде, ләкин ни сәбәптер халык кул чапмады. Зөфәр аптырый калды: нидән бу, әллә ошатмадылармы? Алай дисәң, егет бик матур уйнап, бик дәртле җырлады бит! Халык шылт та итмичә тыңлап утырды. Хәер, моның сере бик тиз ачылды: монда кул чабу гадәте юк икән, монда артистны киеренке бер җитдилек белән гаять бирелеп тыңлыйлар һәм шунлыктан кул чабуны хәзерге авыр шартларда килешми торган бер уен-балалык дип саныйлар икән… Әгәр артистның чыгышы ошаса һәм аны яңадан чыгарасылары килсә, моны төрле яктан кычкырып, туп-туры үзенә әйтәләр икән… Яруллин җырлап беткәч тә, нәкъ әнә шулай булды: аз гына тынып торганнан соң, кешеләр тойгы-теләкләрен төрле яктан кычкырып әйтә башладылар:

      – Рәхмәт, туганкай, рәхмәт!

      – Ачтың күңелләребезне!

      – Кабатла әле тагын бер генә, кабатла!

      – Сорыйбыз, сорыйбыз!

      …Яруллин бер-ике тапкыр баш иде дә, киерелә биреп, гармунын тартып куйды. Халык шунда ук тып-тын булды. Алар гаҗәп тыйнак, әдәплеләр иде.

      Бу юлы артист, гармунына кушылып, бик моңлы гына бер авыл көен җырлады:

      Борыламын да карыймын

      Су юлы миләшенә;

      Көтәрмен, бәгърем, карамый

      Ятларның киңәшенә.

      Коела миләш чәчәге

      Чиләккә, суларыма;

      Күзләрем алмый карыймын

      Кайтасы юлларыңа.

      . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

      Зөфәрнең артында гына бер кызмы, яшь хатынмы бик тыелырга тырышып, ләкин тәкате җитмичә иелеп төшеп үкси башлады. Аңа ияреп тагын кайберәүләрнең ихтыярсыздан сулкылдап куюлары ишетелде. Ә бер олырак яшьтәге хатын йөрәгеннән бәреп чыккан тирән әрнү белән өзгәләнеп әйтеп ташлады:

      – Ай газизләрем! СКАЧАТЬ