Название: Әсәрләр. 2 том
Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Современная зарубежная литература
isbn: 978-5-298-03858-4
isbn:
– Йорт шәп! Господин адвокат аны бик таза, бик чибәр итеп салдырган.
– Күптәнме?
– Әйтүләренә караганда, унынчы елларда салынган булырга тиеш. Ләкин йорт таза. Борынгы эш. Яңадан бер илле ел «эһ» тә итмичә торырлык әле.
– Алай икән.
– Менә үзегез дә күрәсез. Мин бит инде…
– Ышанам, Гайсә абзый… Что же, уйлап карарга кирәк булыр.
– Озакка сузарга ярамый, Зөфәр туган! Без болай да соңгарак калдык. Йорт тирәсендә дәртләнеп йөрүчеләр бар.
– Язганы булыр, Гайсә абзый! – диде Зөфәр, гадәтенчә исе китмичә генә.
Карт Зөфәрнең бу ваемсыз тынычлыгыннан гаҗәпләнебрәк калган төсле булды, бераз дәшми торды, аннары икеләнебрәк әйтеп куйды:
– Анысы шулай… Ләкин, минемчә, сез тизрәк барып карарга тиешсез. Сүзне башлый торырга кирәк. Мондый эштә моментны ычкындырырга ярамый бит… Үзегез беләсез!
– Беләм! – диде Зөфәр һәм уң кулы белән тезен ышкып, беравык уйланып торды. Әйе, ул белә: яңа алучының килеп чыгуы, гадәттә, электән карап-сатулашып йөрүчеләрнең тәвәккәллеген арттырып җибәрә, алар тизрәк кул сугарга ашыга башлыйлар. Шул ук вакытта алучы күбәя башласа, хуҗаларның да аяк терәп маташулары көчәя. Мондый очракта эшне ничек йөртергә – яхшылап уйларга кирәк. Бәлки, сатучыны да, конкурент-алучыларны да саташтырыр өчен, тагын берәр кешене «уен»га кертергә кирәк булыр. Һәрхәлдә, ул үзе ашыгып эш итмәскә тиеш. Син сатучының авызына карама, сатучы синең авызыңа карап көтеп торсын!
Шуның белән бергә, карт сүзе дә дөрес: карап-сөйләшеп йөрүчеләр бар чакта, моментны ычкындырырга ярамый, нәкъ вакытында ике арага барып керә белергә кирәк. Әлбәттә, йорт аңа ошаган тәкъдирдә генә бу исәпләрне истә тотарга ярый.
Зөфәр йортның бәясен сорашып тормады. Сатылачак нәрсәне үз күзең белән күрмәс борын бәясен сорау күп вакытта саташтыра гына: йә гайрәтне чигерә, йә, киресенчә, ашыгырга мәҗбүр итә. Иң дөресе, әүвәл кичекмәстән барып карарга, әгәр ошый калса, сүзне башларга, хуҗаларны өметләндерергә кирәк… Һәм алар карт белән шулай килештеләр дә: иртәгә кичкә табан адвокат йортын барып карарга булдылар.
VII
Зинин урамы. Бер очы рус зиратыннан башлана, икенче очы ниндидер бер чокырга барып терәлә. Урам түшәлмәгән, канау буйларын куе үлән басып киткән, тик ике як тротуарга гына плита-плита ак таш җәелгән. Агач күп. Койма буйларында карт тирәкләр, юкәләр очрый, һәр йортның түрендә җимеш бакчасы күренә. Борынгы өяз шәһәрендәге шикелле аулак, тын һәм тыныч.
…Шәһәрне күп таптаган Гайсә карт Зөфәрне Суконныйдан җәяүләп кенә менә шушы Зинин урамына алып менде. Зөфәрнең моңарчы бу якларда бер дә булганы юк иде, шуңа күрә ул зур кызыксыну һәм игътибар белән тирә-ягына каранып бара. Әйе, урам аулак, тыныч, яшеллеккә бай. Монда күбесе бер яки ике катлы агач йортлар икән. Ләкин Суконныйдагы шикелле искереп, тузып, чалышаеп бетмәгәннәр. Әле бик таза, нык СКАЧАТЬ