Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники страница 36

СКАЧАТЬ Аннары акрын гына кузгалып, үз юллары белән атладылар. Карт таягы белән шакылдап, Зөфәр исә башын иебрәк, үзалдына уйланып, алар шактый гына ара сөйләшмичә бардылар. Тик берәр квартал чамасы киткәч кенә, Зөфәр әйтеп куйды:

      – Бу йорт белән мин нишләрмен?

      Карт гаҗәпләнеп аңа карады – Зөфәрнең сүзләре «Нигә кирәк ул миңа?» дигән мәгънәдәрәк ишетелде аңа.

      – Моны син әйтәсеңме, Зөфәр туган? – диде ул, туктала биреп.

      – Әйе, мин әйтәм, Гайсә абзый… Чынлап та, нишләрмен мин ул йорт белән?

      – Соң, алай булгач, ни өчен әле без шәһәр бетереп йорт эзләп йөрдек? Кирәккә күрәдер бит?

      – Әйе, кирәккә күрә, – диде Зөфәр, һаман уйланып барган килеш ашыкмыйча гына. – Ләкин мондый кеше күзенә бәрелеп торган бай, зур йорт эзләмәгән идем мин. Кечерәк, гадирәк булсын, дигән идем.

      Карт җиңел сулап куйды.

      – Шул гынамы хәсрәтең?.. Юкка борчыласың, туган! Насыйп булып ала калсаң, бер дә үзеңнән артмас әле.

      – Ала калсаң!.. Алуын алырсың, ә алгач нишләрсең? Бу заманда андый йорт хуҗасы булу – уен эш түгел ул… Керердән элек чыгуыңны уйларга кирәк.

      – Ул кадәресен үзең беләсең инде, – диде карт килешкән сыман; аңа ничек тә йон уңаена сыпырырга кирәк иде: – Кара, кара, үкенечкә булмасын. Әмма, миңа калса, кечкенә йорт хуҗасы булдың ни, зурныкы булдың ни – барыбер, мужик әйтмешли, ике чабата бер кием. Аннары нишләп әле бу йорт синең күзеңә ул хәтле бик зур булып күренде? Алты бүлмәле булгангамы? Һи, Зөфәр туган, элек заманда моның кебек йортта уртакул чиновниклар тора иде. Хәзер генә бит ул бер бүлмәгә алты кешене тыгалар…

      – Менә шуңа күрә дә Зөфәр Сабитовның берүзенә генә алты бүлмәле йорт бик күп булыр шул, Гайсә абзый!

      – Нигә алай дисең? Син берүзең генә түгел ләбаса! Солдаттан кайтасы абыең бар, сеңлең җитеп килә, үзеңнең өйләнәсең бар. Курыкма, бер метры да артып калмас.

      – Метрын кеше башына бүлеп тормаслар, – диде Зөфәр, көрсенеп. – Сабитов әнә нинди йорт алган, каян килгән бай ул, дип шауларлар… Беләсең хәзерге кешеләрне, барысын да бик тиз күрәләр.

      Бераз вакыт сөйләшмичә бардылар. Карт Зөфәрнең ни өчен, нәрсә уйлап борчылуын, әлбәттә, аңлый иде. Сәүдә-тәэминат кешесе бит ул. Капкынга эләгүдән курыккан төлке кебек, гел генә тирә-ягына ялт-йолт каранырга, шомланырга, уяу булырга мәҗбүр. Киләчәкне алар беркайчан да хәтәр-хәвефсез генә күз алларына китермиләр, ахрысы… Һәм Зөфәрнең дә менә болай икеләнеп маташуы картның эчен чынлап пошыра иде. Йөреп-йөреп тә бу эш барып чыкмаса, ул сакал сыпырып калачак! Хәлбуки аның да үзенә күрә саклап йөрткән өмете бар: шушындый зур алыш-бирешне уңышлы төгәлләүдә катнашлык күрсәтеп, мул гына «комиссионный» каерып булмасмы дип хыяллана ул. Бары шуның өчен генә авыру аякларын көчкә сөйрәп, шәһәр таптап йөри бит… Ичмасам, карт көнендә үзенең дә, карчыгының да өс-башын рәтләп, ашау-эчүләрен бераз юнәйтеп калыр иде. Бәлкем, эчүдән дә тыелыр иде. Хәерче бер тиеннәре эчүгә китә бит ул, ишлерәк акчаны һәрвакытта саклыйсы килә, игелеген күрәсе килә. Сыналган нәрсә инде ул. Бай чагында авызына да алмады бит! Ах, бу хәерчелеккә СКАЧАТЬ