Карт Зөфәрләрдән ерак түгел бер йортның ярымподвалында карчыгы белән генә тора. Аның бүтән беркеме дә юк. Дөрес, бердәнбер генә улы булган, ләкин Гражданнар сугышы вакытында ул да, яшьли генә аклар армиясенә алынып, Себер шәһәрләренең берсендә тифтан үлеп калган. Карт үзе дә шактый икеләнеп торганнан соң, бигрәк тә улын эзләп табу өмете белән, ахыр чиктә генә акларга ияреп китеп барган, ләкин Читага хәтле барып җитсә дә, малаен да тапмаган, барлык малыннан да язган һәм мең бәла белән Казанга кайтып егылган… Менә шул заманнан бирле ул Казан шәһәрендә торып маташа. Баштарак аңа хезмәт итәргә мөмкинлек бирәләр, аннары тора-бара аның өчен юллар бикләнә. Чит элемент! Шуннан соң «чит элемент», ачтан үлмәс өчен, Сорочий тирәсендә йөреп, иске-москы алып-саткалап, шуның белән «көн итә» башлый.
Зөфәрләрнең әтиләре Мөбарәкша абзый исән чакта Курамшин карт аның белән дә шул Сорочийда танышып китә, һәм Мөбарәкша үлгәннән соң да, ул Сабитовлар өчен күз күргән бер кеше булып кала. Сугыш елларында карт күбрәк Зөфәр тирәсендә йөреп туена. Хикмәт шунда: борынгы байлыкны күргән карт әйбер танырга бик оста иде; асылташларның чынмы-ялганмы икәнен, фарфор, хрусталь кебек зат әйберләрнең чын сыйфатын һәм кайсы илдән чыкканлыгын, өй җиһазларының нинди агачтан һәм нинди стильдә эшләнгән булуын бер карауда әйтә дә бирә. Шәһәрдә әле иске өй байлыклары кулларында бераз сакланган борынгы сәүдәгәр яки чиновник семьялары һаман табылып тора, шул ук вакытта соңгы елларда гына күтәрелгән, акчаны күп тапкан, ләкин байлыкны күрмәгән дә, танымаган да яңа интеллигент семьялар һаман күбәеп бара. Курамшин карт менә шулар арасында әйбер танучы буларак арадашлык итеп, берәүләренә сатышып, икенчеләренә алышып йөри… Зөфәр дә картның нәкъ менә шул якларын бик оста файдалана: ОРС магазиннарыннан алып кайткан кыйммәтлерәк әйберләрен әлеге яңа «байлар»га карттан илтеп саттыра яки бөлгән иске байлардан үзенә кирәк зат нәрсәләрне таптырып ала.
Зөфәр бу картның тик бер генә ягын өнәп бетерми – карт салырга ярата. Кулына аз гына акча керде исә, ашаудан бигрәк эчү ягын карый. Әгәр шушы кимчелеге булмаса, ул бу кадәр хәерчелеккә төшеп тетелеп тә йөрмәс иде. Әмма шулай да Зөфәр аны үз яныннан кумый иде: ничек кенә булмасын, заманында коммерческий училище бетергән, доверенный булган, зур байлыклар белән эш иткән кеше бит ул! Хәтта кызганып та куйгалый иде. Бигрәк тә карчыгыннан шушындый бер кыска гына хикәятне ишетеп калгач, бу кызгану аңарда көчәйде: Курамшин картның яшь чагында төшкән бер рәсеме бар икән. Рәсемдә ап-ак катыргы яка, ак күкрәкчә өстеннән бик шәп кара фрак кигән, киң күкрәкле, тулы ак чырайлы, кап-кара кашлы һәм кап-кара мыеклы гаҗәп чибәр-сылу бер кеше басып тора, ди… Һәм менә карт исереп кайткан чакларында шул рәсемне каршысына алып утыра икән. Утыра икән дә, карап тора-тора СКАЧАТЬ