Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники страница 27

СКАЧАТЬ кирәк дигән фикергә килде… (Әйе, онытсын бичара үзенең бу әрнү-үкенүләрен, югыйсә икесенә дә кыен ич болай!) Шуның белән бергә, реаль уйлаучы кеше буларак, ул Рәшидәнең ялгызлыктан зарлануыннан икенче бер нәтиҗә дә ясап куйды: тормыш хәзер бик авыр, кытлык-мохтаҗлык бик зур, бигрәк тә артистка кеше бу мохтаҗлыкны авыр кичерәдер, димәк, аңа аз-маз ярдәм дә иткәләргә кирәктер… Ихтимал, Рәшидә үзе дә моны эченнән өмет итеп йөридер… Ничек кенә булмасын, хатын-кыз бүләк алырга ярата ул… Шулай хөкем итте Зөфәр. Элек тә бу хакта уйланганы бар иде, хәзер исә уңай форсат чыкты дип исәпләде.

      Һәм озак та үтми, бер очрашуларында ул Рәшидәгә маркизет күлмәклек китерде. Рәшидә моңа бик куанды, күктәй ачык зәңгәр маркизетны кат-кат тотып та, сүтеп тә, өстенә каплап та карады.

      – Бик килешә икән, – диде, – выходной күлмәк тектереп була икән, – диде, аннары: – Күпме тора соң бу? – дип тә сорады.

      Зөфәр аңа ваемсыз гына:

      – Күпме торганын сорама, мин сиңа бүләк итеп китердем, – диде.

      Рәшидә моны ишеткәч, берьюлы җитдиләнеп, хәтта караңгыланып китте.

      – Юк, мин синнән бүләк кабул итә алмыйм, – диде ул салкын-коры гына.

      Зөфәр артык гаҗәпләнүдән бераз ни әйтергә белмичә торды.

      – Туктале, – диде ул, күзләрен зур ачып. – Ни өчен алмыйсың? Мин бит шаярып әйтмим… Чын ихластан сиңа бүләк итеп китердем!

      – Рәхмәт, ышанам, ләкин барыбер ала алмыйм! Әйтмәгән булсам белеп тор: түләүсез мин синнән төймә дә алачак түгелмен!

      – Бу ни өчен тагын?

      – Шулай. Намусым кушмый. Хурланам… Бүләк түгел, түләү бу… Юк-юк, кирәкми…

      – Гаҗәп, гаҗәп! – диде Зөфәр, шаккатудан кулларын җәеп.

      – Бер дә гаҗәпләнер урын юк монда! – диде Рәшидә, нигәдер һаман кыза һәм гасабилана барып. – Без – тигез кешеләр! Беләсеңме шуны – тип-тигез кешеләр!.. Мәхәббәтемне бирәм, мәхәббәтеңне алам, әмма өстәү кирәкми, түләү кирәкми… Андыйлардан түгел мин!

      Аның кашлары тартылды, күзләре кинәт яшь белән тулды һәм, Зөфәр каршы бер сүз әйтте исә, һичшиксез, үксеп елап та җибәрер иде. Зөфәр нәкъ кирәк минутта тыела белде. Хәер, Рәшидәнең һич көтелмәгән яктан бу кадәр кинәт ачылып куюы аны шундый гаҗәп-хәйранга калдырды ки, гомумән, ни дә булса аңлаудан һәм әйтә алудан ул ерак иде әле. Тик күпмедер вакыт үткәннән соң гына, урындык аркасында эленеп яткан маркизетка ымлап сорап куйды:

      – Кире алып китиммени инде?

      – Юк, нигә, калдыр… Мин акчасын түләрмен…

      – Ә мин нинди йөз белән синнән акча алыйм? Шул хакта да уйладыңмы син?

      Рәшидә килеп Зөфәрнең иңбашына кулын салды, ул инде бераз тынычлана төшкән иде.

      – Үпкәләмә! Мин бит сине гаепләмим, акыллым! Беләм: син ихлас күңелдән мине куандырырга теләгәнсең… Рәхмәт моның өчен, рәхмәт! Ләкин син дә мине аңла инде: кабул итә алмыйм мин бүләк, бигрәк тә синнән, бигрәк тә хәзергедәй СКАЧАТЬ