Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники страница 26

СКАЧАТЬ беләм, Зөфәр, синең миңа ничек каравыңны, – диде ул әкрен, моңсу гына. – Ансат кына кулыгызга төшкән хатын-кызга сез, ирләр, гомумән, бик түбән карыйсыз… Аңламыйсыз сез аларны… Йә, ни өчен мин сине беренче килүеңнән үк… кабул иттем?.. Ир кирәктән дисең инде син, телдән әйтмәсәң дә, эчеңнән шулай уйлыйсың. Хәер, синең урыныңда кайсы ир дә шулай уйлар иде… Ә бит мин авыл-район җирләрендә һаман йөреп торам, төрле кешеләр белән очрашырга туры килде миңа, синең кебек мыштым гына үрмәләп килүчеләр аз булмады, ләкин мин аларны тибеп кенә очыра идем… Ә бу юлы… бу юлы мин алай эшли алмадым… Ходаем, ни булды соң миңа, ничек соң мин шулай… онытылдым?.. Белмим, белмим!.. Тик шуны беләм: син беренче күренүдән үк әллә ничек менә күңелемне җилсеттең… яхшы кеше, ягымлы кеше булып күрендең син минем күземә, Зөфәр!.. Ләкин ул гына аз әле, ул гына җитми әле… Бер хатын да, кеше миңа ошады дип кенә, акылын җуймый, юк!.. Тагын нидер кирәк иде, әйе, нидер кирәк иде… Хәтерлисеңме, акыллым, Турай клубында мин җырлап бетергәч, халык миңа ни диеп кычкырды?.. «Безнеке кебек сугыш кырларында йөргән ярың булса, исән-сау кавышырга насыйп итсен», – дип кычкырды бит! Ә минем юк, көтәр беркемем дә юк, мин ялгыз!.. Ялгыз, ялгыз!.. Әгәр минем көтәр кешем булса иде, мин, намусыма түгел, кигән туфлиемә дә тузан бөртеге төшермичә, аны көтәр идем, биш ел да, ун ел да, гомерем буена да көтәр идем. Ләкин юк шул, юк, кәккүктәй ялгыз мин! Аңлыйсыңмы син шуны, Зөфәрем?! Акланырга тырыша дип уйлый күрмә, Зөфәр! Юк, мин акланырга теләмим, аклана белмим, тик шул чактагы хәлемне аңлатыр өчен, мин сиңа бөтенесен ачыктан-ачык сөйлим генә… Син бел, барысын да бел!.. Әйе, мин ялгыз хатын, миңа әле егерме дүрт яшь кенә, үзең күргәнчә, елның җиде-сигез аен авылларда йөрүче, кайткан чакларында бер карчыкның юеш почмагында торучы, ятарга үз караваты да булмаган билгесез бер артистка – менә мин кем. Әмма минем мәхәббәткә һәм бәхеткә хакым бар иде. Миңа җылы кирәк иде, юаныч көттем, күңелем эчкерсез дуслыгы кирәк иде… Мин көттем, күңелем белән бик күптән көттем… Ниһаять, син очрадың… Мин беренче караштан ук гашыйк булуга ышанмыйм, әмма салкын вокзал эчендә син каршыма килеп баскач, йөрәгем, сискәнеп, миңа: «Менә ул кеше!» – диде… Әйе, ниндидер бер тетрәнү, уяну, сагаю бөтен эчемне өшетеп, эсселәндереп узды… Менә ничек башланды ул… Ә син безнең белән ачык кына, йомшак кына сөйләштең. Авыр хәлебезгә кереп, тизрәк атлар да табып китердең… Өстемә толыбыңны бирдең, аякларымны салам белән урадың, юл буе, салкыннан өшемиме бу, дип кайгыртып бардың. Һа, ир кешенең әнә шундый эчкерсез яхшылыгын хатын-кыз аңлый белә ул, бәяли белә, дустым!.. Әгәр шул чакта син бер генә хәрәкәт яки сүз белән үзеңнең берәр яшерен теләгеңне сиздергән булсаң, ант итеп әйтәм, безнең арада һични булмас иде. Алай гына да түгел, минем йөрәгем шунда ук йомылган булыр иде, син минем өчен югалган, беткән булыр идең… Ышанасыңмы?.. Ләкин син фатирга төшкәч тә, концерттан кайтып ашап-эчеп утырган чакта да үзеңне гаҗәп тыйнак, әдәпле тота белдең. Миңа бик игътибарлы булдың, хәер, бер миңа гына түгел, безнең барыбызга да чын кешечә бертигез була белдең… Һәм минем күңелем, шуңа балаларча сөенеп, сиңа СКАЧАТЬ