Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники страница 13

СКАЧАТЬ бияләй сырты белән бәсләнгән мыекларын сыпырып куйды:

      – Нишләп коры рәхмәт кенә булсын! Түлибез, дидем ич, иртәгә акчасын сполна алырсыз.

      – Һәй, Шәйхулла абзый, нигә инде юри аңламаган булып кыланасың? Ул хактамыни сүз? Акча, имеш! Ә беләсеңме, артистның шушы концерт өчен алган акчасы, Казанга кайткач, бер кәтелүк бәрәңгегә дә җитми бит. Шуның өчен өшеп-катып, ачлы-туклы йөрсенмени ул?

      Шәйхулла абзый нигәдер җавап бирмәде, Яруллин да бераз дәшмичә барды… Артистларны бәхилләтү мәсьәләсе хәзер генә булып үткән бик күркәм эшнең шактый күңелсез ягы иде, билгеле… Ләкин моның шулай булуына Зөфәр бер дә гаҗәпләнмәде, район тирәсенә чыккан һәрбер кешенең ничек тә азык табарга тырышуын ул бик яхшы белә иде, шуңа күрә Яруллинның да «теләнүен» бик хаклы дип тапты һәм аны яклыйсы килде:

      – Әйе, халыкка мондый зур хезмәт күрсәтүчеләрнең бәясен белергә кирәк, – диде ул җитди генә. – Колхозның келәте бөтенләй бушап калмагандыр әле, Шәйхулла абзый, саранланып тору килешмәс!

      Шәйхулла абзый авыр гына сулап куйды:

      – Һи, туганнар, булса, кем саранланып торыр иде… Барысын да биреп бетердек бит, барысын да кырып-себереп… Үзегез дә беләсез хәлләрне… Дөрес инде, сезнең кебек тансык кунакларны буш кул белән генә озату килешеп бетмәс, анысын үзем дә уйлаган идем уйлавын, тик әле безнең крестьян гадәтен беләсез – алдан кычкырырга яратмый ул… Ярый, хәерле булсын, кәнсиртегез бик ошады, бәхилләтми ярамас. Түлке он өмет итмәгез, он юк, иллә мәгәр ит-майдан бераз күчтәнәч куярбыз.

      – Менә рәхмәт, Шәйхулла абзый! – диде Яруллин, бердән җанланып. – Безгә ни генә бирсәң дә бата, талымланып тормыйбыз, рәхмәттән башка сүз юк, вәт шул! Тик син гаеп итә күрмә инде, яме? Нишлисең, положение!

      – Беләм, туган, беләм! – диде председатель, башын кагып.

      Артистлар төшкән йорт каршына килеп туктадылар. Бу суыкта озак басып торырлык түгел иде, Шәйхулла абзый ике куллап бүреген батыра төшеп китәргә җыенды.

      – Элекке чак булса, болай гына аерылышмас идек, әзер табынга кайтып, бераз чәйләп-мәйләп утырыр идек тә бит, ни, үзегез әйтмешли, плаженья! – диде ул, көлемсерәп. – Ярар, соңгы очрашу булмас әле, иминлек кенә кайтсын!

      – Һии, дошманны җиңгәч – иминлек кайткач, балда-майда йөзәрбез әле, Шәйхулла абзый!

      – Алла бирсә! Ярар, хәзергә хуш иттек!

      – Хуш, Шәйхулла абзый, хуш!

      Председатель китеп баргач, Яруллин, өйгә керешли, Зөфәр алдында махсус акланырга теләгәндәй ашыгып әйтеп куйды:

      – Саран, чукынган карт! Сорамасаң, үзе белеп бирәсе түгел. Ә соңыннан кызлар мине битәрләргә тотынырлар. Үзем өчен генә булса сорап та тормас идем.

      Зөфәр моңа каршы бер сүз дә әйтмәде – егетнең хәйләсе бик өстә ята, шуңа күрә эченнән генә тынды.

      Алар өйгә килеп кергәндә, кызлар өсләреннән салганнар, зур калай тазга яньчелгән җиз комганнан СКАЧАТЬ