Әсәрләр. 1 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 том - Амирхан Еники страница 43

СКАЧАТЬ аяз төннәрдә җемелдәгән ерак йолдызларга карап, Батырҗанның кай якларда йөрүен үзенчә чамалаган булды, һәр иртә белән, берәр куанычлы хәбәр килмәдеме икән дип, ашыга-ашыга, өенә кайтты.

      Дүрт елга якын карт белән карчык Батырҗанның исән-сау булуын белеп яшәделәр. Әбисе белән бабасын җаныннан артык күреп яраткан һәм аларның ни хәлдә яшәүләрен бик яхшы аңлаган Батырҗан аларга, тере тавышын ишеттергәндәй, үзе турында еш кына хәбәр итеп торды. Ниләр кичермәгәндер ул сугышта, ихтимал, үлә язып калган чаклары да булгандыр, ләкин җибәргән хатларында ул картларны куркуга салырлык хәтәр хәлләр турында язмаска тырышты.

      Картларның өметләре үсте, ныгыды… Инде сугышлар дошман җирендә бара иде. Халык, сугыш бетә, сугыш бетә, дип, шул бетәсе көнне көтеп алалмыйча сабырсызланып тора иде… Март аеның иренеп кенә җепшек кар яуган җылымса тын бер көнендә авыл почтальоны Локман карт кулына сары конверт тоттырып китте. Карт конверт эченнән чыккан печатьле кәгазьнең кемнән, нәрсә турында икәнен белмичә, аны колхоз идарәсенә күтәреп барды. Анда кәгазьне укыдылар һәм телсез калдылар. Беренче теләк карттан ничек тә яшерергә тырышу булды, эчләреннән генә ачыкавыз сельсовет секретарен да сүгеп ташладылар: ничек ул шушындый кәгазьне абайламыйча туп-туры үзләренә җибәргән?.. Ләкин идарә уртасында таягын идәнгә нык терәп, ике учлап тотып торган Локман картның аяусыз сораулы, хәрәкәтсез күзләреннән бернинди ялган-хәйлә белән котылырга мөмкин түгел иде. Председатель Суфиян, кечкенә сары кәгазьне күзлеге тирәсендә әйләндергәләп, тагын бер кат укыган булып:

      – Бу, Локман бабай, Батырҗан турында икән, – диде.

      – Хуш! – диде карт, күзләрен председательнең йөзеннән алмыйча.

      – Менә шул, Локман бабай, бик үк күңелле нәрсә язмаганнар монда… Батырҗан ранин булып госпитальгә кергән икән… Кызганыч, әйе…

      – Әйтеп бетер, энем!

      Председатель кәгазь кисәген өстәлгә куйды һәм күзлеген ике куллап акрын гына салды:

      – Тагын нәрсә әйтим сиңа, бабакай, хәзергә әйтердәе шул гына… Була бит инде ул, үзең дә беләсең: сугыш…

      Картның сул як бите дерт-дерт селкенә башлады, ул аз гына тын алмыйча авызын ачып торды да сорады:

      – Батырҗан… үлгәнме?..

      Председатель, ниһаять, башын иде, картның мәрхәмәтсез сорау белән төбәлгән усал карашы аның чын уен, гүя кадак суырган шикелле, аяусыз тарта иде, һәм ул яшерергә көче җитмәсен сизде. Кинәт аның йөзенә куе кызыллык йөгерде, муенындагы кан тамырлары бүртеп чыкты, уң кулын чытырдатып йомарлап маңгаена күтәрде.

      – У-у-у… бәдбәхет сволочьлар, нинди асыл егетебезнең тагын башын ашадылар…

      Хатын-кызлардан кемдер, кычкырып үксеп җибәрмәс өчен, идарәдән уктай атылып чыгып китте.

      Локман карт, акрын гына чигенеп, артындагы эскәмиягә утырды һәм шунда ук җәһәт кенә кире торды.

      – Юк, булмас, ялган бу! – диде ул һәм хәлсез кулы белән СКАЧАТЬ