Әсәрләр. 1 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 том - Амирхан Еники страница 45

СКАЧАТЬ ерак иде шикелле.

      – Ишеттегезме? – диде Әхмәтвәли, артык дулкынланудан яман кычкырып. – Ишеттегезме, Шәмсинур әби, Локман бабай, сезгә кем килгәнен? Киленегез бит бу, киленегез!

      – Килен? – дип куйды Локман карт, әллә ничек балаларча гына итеп.

      – Әйе, килен!.. Менә бу сеңелкәш, Сания, Батырҗанның фронтта кушылган хәләл җефете була. Аңладыгызмы? Батырҗан кушуы буенча килгән ул сезгә, үзе генә түгел, баласы белән, аңладыгызмы, баласы белән!

      – Баласы! – дип куйды Локман карт, тагын шулай әллә ничек сискәндерерлек итеп.

      – Әйе, баласы, Батырҗан дускайның баласы! Ух, анасының кара бәрхет бишмәте! Яле, килен, күрсәт әле үзен әбисе белән бабасына!

      Сания, Әхмәтвәлинең бу хәтле шашынып китүеннән ихтыярсыз елмаеп, биләүнең ак җәймәсен ачып җибәрде. Биләү эчендә, имезлеген кабып, йокыга киткән өч-дүрт айлык бала ята иде. Карчык белән карт аның өстенә иелделәр. Шәмсинур әби авыз эченнән генә кызу-кызу нидер укырга тотынды. Локман карт та, нидер әйтмәкче булып, иреннәрен кыймылдатты, каты, кәкре бармаклары белән баланың битенә сак кына орынмакчы булды, ләкин кинәт хәлсезләнеп, сыгылып төште дә аюдай гәүдәсе белән калтырана-калтырана елап та җибәрде. Барысы да бер мәлгә тынып калдылар… Менә кайчан килеп елый алу бәхетенә, ниһаять, иреште карт!

      Әхмәтвәли ишек төбенә китте, тагын әйләнеп килде, бик каты маңгаен ышкып торды, аннары Саниядән акрын гына сорап куйды:

      – Кызмы, малаймы?

      – Малай.

      Һәм кинәт Әхмәтвәлинең да елыйсы килеп китте, ләкин карт шикелле сыгылып төшеп түгел, ә өйгә сыя алмыйча ишекле-түрле йөреп, таштай йодрыгын кемнәргәдер селкә-селкә елыйсы килеп китте.

      Яшеннәрдән, давыллардан сынмаган Локман карт һаман да әле аяк өстендә. Кайчагында ул Батырҗанның өч яшьлек улы Газизҗанны җитәкләп буа ярына төшә. Көн кояшлы була, күк ерак, сыек зәңгәр, көньяктан йомшак кына җылы җил исә. Буа шаулый. Локман карт, яр буендагы берәр ташка утырып, баланы тезләре арасына ала да, зур кулларын аның җылы корсагына куеп, каршыдагы текә тауга, моннан бик күп еллар элек үзенең Тимерҗаны таш тәгәрәтеп уйнаган тауга, озак кына карап тора. Ерактан, бик ерактан ак читле күгелҗем болытлар акрын гына йөзеп киләләр, һәм аларның күләгәләре йомры тау түбәләре өстеннән тын гына шуып үтәләр… Әйе, күләгәләр шуып үтә, тормыш бетми һаман, һаман дәвам итә.

1948

      БӨКЕ

      Һәр җәй саен диярлек мин бер район үзәгенә балык тотарга кайта идем. Һәм кайткан саен диярлек мин анда өзелеп балык сөюче бер иптәшне очрата торган идем.

      …Беренче очрашуыбыз моннан дүрт ел элек булды. Җәй уртасының матур бер көнендә мин, нәкъ балыкчыларча, зур кирза итекләрдән, иске плащтан һәм иске эшләпәдән, иңбашка зур бәйләм кармаклар күтәреп, аркага дыңгычлап тутырган рюкзак асып, йөк машинасында район үзәгенең базар мәйданына килеп төштем. Төшү белән иң элек азык-төлек кибетенә кердем. Елмаерга ашыкмагыз, сез уйлаган нәрсә рюкзакта бар ул, онытылмаган, ә… менә тоз онытылган, хәерсез, тоз алырга кирәк иде. Менә шул тоз СКАЧАТЬ