Әсәрләр. 1 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 том - Амирхан Еники страница 38

СКАЧАТЬ иңбашларын салындырган шикелле оеп утыруы, офыкларның, күк белән тоташмыйча, каядыр шунда үзеннән-үзе эреп югалуы бу көннең кичегеп килгән соңгы, кабатланмас бер көн булуын әйтеп тора. Һәм Локман карт та мондый көнне җәйгечә кыздырып җибәргән кояштан эреп, рәхәтләнеп тик кенә утыра. Аның тирәсендә каяндыр терелеп чыккан ялгыз чуар күбәләк талпынып очына. Шул күбәләктәй аның уйлары да терелеп, акрын гына талпына башлый…

      Әнә каршыдагы таулар артыннан ак читле күксел болытлар бер-бер артлы ашыкмыйча гына йөзеп чыгалар, һәм аларның күләгәләре йомры түбәләр өстеннән тын гына шуып үтәләр. Әйе, күләгәләр шуып үтә, гомерләр шулай акрын гына сизелмичә үтеп китә… Аркасын кояшка куеп, ак таш өстенә утырган картның тын, буш күңеле түрендә ниләр генә уянмый. Еракта, бик еракта торып калган хатирәләр әнә шул таулар артыннан чыккан ак болытлар кәрваныдай аның хыялы күгеннән йөзеп үтәләр. Бер мәлгә нәкъ бүгенгедәй аның яшьлеге күз алдына килә…

      Нәкъ бүгенгедәй, әйтик, моннан илле-алтмыш ел элек тә тезелешеп киткән таулар итәге буйлап кечкенә елгачык агып килә иде. Елгачык чуерташлар өстеннән сырлана-сырлана йөгерә, тик яр култыгына кергән урыннарда гына ул тирәнәеп китә, караңгылана төшкән чырай белән ашыкмыйча, уймакла- нып ага.

      Бер яктырып-сырланып, бер караңгыланып-уймакланып алга чапкан елгачык тауларга якын ук килә, һәм тау аның өстендә, пәһлеван шикелле, текә-горур басып тора; йә ул таулардан читкә кача һәм тау чәчәкле итәген аның чылтыр-чылтыр көлгән йөзе алдына җәеп сала.

      Әнә шулай бик ерактан дәртле уйнаклап, боргаланып кызу гына килгән елгачык, авыл турына җиткәч, акрынлап киңәя, тирәнәя, салмак-сабыр гына ага торган бер елга булып китә. Анда буа. Буаның уң ягында текә кызыл яр, сул ягында, карт имән ышыгында, салам түбәле, бер якка кыйшая төшкән карсак кына тегермән тора.

      Менә шул тегермәндә Локман карт үзенең бала чагын, егет елларын, бөтен аңлы гомерен уздырды. Дөрес, атасыннан мирас булып калган бу кечкенә, бер ташлы тегермән, колхоз көннәренә килеп җиткәнчегә кадәр, атсыз агайлар, тол карчыклар тегермәне булудан уза алмады. Шуңа күрә карт, «көрәк оны» гына җитмәгәч, язын-җәен нәрәтә белән балык аулап, кышын җәнлеккә капкын куеп, авылның исемле сунарчысы да булып яшәде. Әмма ерак бабалары беренче килеп аяк баскан бу җирләргә, алар башлап буган бу елгачыкка ул барлык җаны-тәне белән бәйләнгән иде, һәм буаның өзлексез шаулавы буыннан-буынга күчеп килгән көйле әкият булып аның күңеленә сеңгән иде. Менә шушы ак таш яткан җирдән буага атасы йөреп салган сукмакны ул сиксән ел буена таптады, һәм, аның исәбенчә, бу сукмакны беркайчан да үлән басып китмәскә тиеш иде.

III

      Локман карт, утызлардан узгач кына, Шәмсинур карчыгын үзенең ялгыз өенә француз бөркәнчек ябынган яшь килен итеп төшерде. Мәхәббәт дигән нәрсә никахтан соң гына килсә дә, алар бик тату, дус яшәделәр. Шәмсинур Локманга бер-бер артлы дүрт кыз бала табып бирде. Ләкин ел саен авылга килгән кара үләт – чәчәк авыруы – сабыйларны бик иртә кабергә дә алып китә торды. (Карт хәтерендә ул сабыйларның бары тик исемнәре генә саклана…) Ниһаять, Шәмсинур бала сагышына СКАЧАТЬ