Әсәрләр. 1 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 том - Амирхан Еники страница 44

СКАЧАТЬ тик яшен суккандай бернәрсә уйлый алмас, тоя алмас булып калды. Бик куркыныч иде бу, аягүрә тере мәет булып йөрү белән бер иде… Дөрес, аның эчендә бөтен нәрсә кинәт корып бетсә дә, дошманга карата гади кеше теле белән генә әйтеп бирергә мөмкин булмаган ачу-нәфрәт тәненнән чыкмаган җаны булып яши иде. Әгәр бу нәфрәтнең бер генә тамчысын менә хәзер яңа сугыш чыгарырга теләп йөргән берәр мистерның өстенә тамызсаң, ул мистердан тәңкә кадәр кара көек6 кенә торып калыр иде.

      Ихтимал, бик ихтимал, Локман картның яңадан терелә башлавына, акрынлап тормышка кайтуына әнә шул бердәнбер үлми калган нәфрәт тойгысы төп сәбәпче булгандыр да… Ләкин моның өчен вакыт кирәк иде.

V

      Әйе, вакыт – иң сыналган, иң яхшы дәвалаучы ул. Айлар үтте һәм менә һәрнәрсә үзенең асыл хәленә кайтты.

      Башта, авыр хәсрәттән башларын җуйган чакта, аларны бөтенләй егылып китүдән күрше-күләннәре саклап калды. Аннан кемнәрнеңдер куллары аларның аркаларыннан йомшак кына этәреп, үзләрен акрын гына атлатып җибәрде. Шул ук куллар хәзергә кадәр аларны чайкалып, авып китүдән саклап килделәр. Инде Әхмәтвәли кайтып, үз балалары шикелле кайгыртып йөри башлагач, аларга көч-хәл кергән кебек булды, баш өсләреннән кайгы сөреме күтәрелде, күзләре көн яктысын күрә башлады.

      …Шуның өстенә тик ятудан эче пошып, эшкә кулы кычытып йөргән Локман карт яңадан бәрәкәтле һәм шифалы хезмәткә кайтты. Яхшы күңелле кешеләр, картның хәлен җиңеләйтә торган бердәнбер дәва хезмәт икәнен, ниһаять, аңлап, үзенә бер эш тә табып бирделәр. Дөрес, хезмәте аның зурдан түгел, ул бары өендә шорник булып эшли: Әхмәтвәли китереп биргән машина каешларын ялгый, чи каештан камыт баулары кисә, сүтелгән бөятләрне тегеп утыра.

      Шулай әкрен-сүлпән генә, моңсу-тыныч кына үтә картларның санаулы көннәре. Хәзер инде алар өчен телисе нәрсә дә, көтәсе нәрсә дә калмаган иде… Әмма тормышның могҗизаларына исең-акылың китәр! Юкка гына борынгылар тереклекне әбелхәят7 чишмәсенә охшатмаганнар икән.

      Озакка сузылган быелгы коры көзнең соңгы көннәре иде. Агачлар тәмам шәрәләнеп калды, елгалар-күлләр юка гына боз белән капланды, ялан-кырларга ак кырау ятты. Җир инде сабыр гына кар төшкәнен көтә иде.

      Менә шундый көннәрнең берсендә, өстенә офицер шинеленнән бозып тегелгән путалы пальто киеп, башына ак шәл ябынган яшь кенә бер хатын, җыйнак кына биләү күтәреп, Локман карт ихатасына килеп керде. Аз гына тукталып, тирә-ягына каранды, аннары ишеккә таба атлады.

      Өйгә кергәч, ул, биләвен ике куллап кочаклаган килеш, ишек төбендә тукталып калды. Карт белән карчык көтмәгәндә килеп кергән бу ят хатынга аптырап, ни әйтергә белмичә карап тора башладылар. Ниһаять, хатын, телгә килеп, акрын гына:

      – Мин ялгышмадым шикелле, – диде. – Тегермәнче Локман бабай өе шушыдыр бит инде?

      – Әйе, шушы инде, шушы, – диде карчык, урыныннан кузгалып. – Соң, син үзең кем буласың, кызым?

      Яшь хатын сөенеп СКАЧАТЬ



<p>6</p>

Көек – нинди дә булса әйбернең янганнан йә көйгәннән соң калган урыны.

<p>7</p>

Әбелхәят – тереклек суы.