Әсәрләр. 1 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 том - Амирхан Еники страница 31

СКАЧАТЬ да, биредә яшәгән танышларымның шулай үзгәрүләрен күргәч, үз-үземә, тыйнаграк булырга кирәк, дидем. Ихтимал, менә хәзер шәһәрне һәм аның кешеләрен сәяхәтче сыман салкын кан белән күзәтеп йөрүемнең сәбәбе дә шуңардандыр… Ихтимал, бүгенге һаваның да тәэсире юк түгелдер… Ничә әйтсәң дә – көз. Ара-тирә кискен генә чиркандыргыч җил исеп куя. Кайсы яктан искәнен дә белеп булмый бу җилнең… Тик урам уртасыннан кинәт бөтерелеп тузан күтәрелә, җирдәге вак-төяк чүпләрне әйләндереп, кыштырдатып, кызу гына өереп алып китә, һәм тиз арада бу өермә каядыр кереп качкан яки бәрелеп таралган шикелле юкка да чыга. Урам янә тынып кала… Янә берәр чаттан кисәк кенә килеп чыккан очраклы җил биткә килеп бәрелә, итәк чабуларын ачып ташлый.

      Күктә, шактый биектә, кара-соры болытлар бер-берсен куа-куа ашыгып агалар. Кайчан алар бер-берсен куып җитәләр дә, аралашып, буталып, күк йөзен тоташ каплап алалар. Кояш күздән югала, шәһәр өсте караңгыланып, һава салкынаеп китә. Кайчак исә ул болытлар бер-берсеннән аерыла башлый. Күктә ачылган зәңгәрлектән янә кояш карый, һәм шәһәр өсте кара, якты шәүләләр белән чуарлана.

      Мин шәһәрнең иң җанлы, иң төзек урамы буйлап бер очыннан икенче очына кадәр ашыкмыйча гына үттем. Кире борылып килешли, миндә бер якын дустымны барып күрү теләге туды. Фронттан кайткан кеше күрешергә үзе башлап барса да, гаептән саналмас, дидем дә трамвайлар туктый торган урынга таба киттем.

      Килеп туктадым, җыелган халыкны караштырам… Хәтеремдә: еллар буенча бер үк маршрутта йөрүче пассажирлар була торган иде. Шуның кебекләр белән көн саен диярлек трамвайда очрашып, танышмасаң да, бер-береңә күнегеп бетә торган идең. Ул пассажирлардан кемнәр бар, кемнәр юк икән хәзер?

      Шулай уйланып торган чакта, каршымда миңа аркасы белән басып торган кечкенәрәк буйлы, җыйнак кына гәүдәле бер ханымга күзем төште. Өстендә аның куе зәңгәр костюм, башында кар шикелле ак берет, аякларында кара ефәк оеклар өстеннән кигән шундый ук төстәге биек үкчәле модный туфлиләр иде. Бер якка таба аз гына сыгыла биреп басып торган бу җыйнак ханым миндә кинәт зур кызыксыну тудырды. Алдына чыгып, аның йөзенә карыйсым килде. Акрын гына яныннан үтеп киттем һәм, туктап бераз торгач, борылып аңа карадым. Ничектер, мин карауга, ул да миңа карады, тик шул секундта ук карашын читкә борды. Әйе, бу миңа таныш ханым иде. Мин, яңадан миңа карамас микән дип, бераз көтеп тордым. Ләкин ул ни өчендер туп-туры, бары тик трамвай юлы буена карый иде; гүя минем карап торуымны сизсә дә, үзе караудан юри тыела иде.

      Шулай да мин аның янына бардым һәм:

      – Исәнмесез! – дип баш идем.

      Ул җиңелчә гаҗәпсенү белән миңа караган булды. Ләкин аның шулай гаҗәпләнгән булуы мине күреп таныганлыгын, килүемне көтеп торганлыгын күрсәтә иде… Тик сер сынатмас өчен булса кирәк, ул бик аз гына вакыт җавап бирми торды, соңра «хәзер… хәзер мин сезне таныйм» дияргә теләгәндәй елмайды, сузып кына:

      – Исәнмесез! – диде һәм ахырда кызу СКАЧАТЬ