Әсәрләр. 1 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 том - Амирхан Еники страница 33

СКАЧАТЬ ни өчен кызарганын аңлаган кебек булам һәм шул ук секундта «кечкенә буйлы аналар улларын аеруча ярата торганнардыр» дип уйлап куям. Кинәт минем абыйсы шикелле якын, үз кеше булып аның эчке тормышы хакында сорашасым килә. Ләкин мин җөрьәт итә алмыйм, мин билгеле бер әдәп сакларга кирәклекне хәтеремнән чыгармыйм, ниһаять, аның эчке тормышы миңа шундый билгесез ки, мин күңелемә килгән беренче сорауны ничек итеп бирергә белмичә уңайсызланып калам. Шулай да җәрәхәтле урынына сугылмагаем иде дип, сакланып кына сорыйм:

      – Гафу итегез, ирегез мондамы?

      – Әйе, монда, бер заводта эшли.

      – Фронтта булдымы-юкмы?

      – Юк, булмады.

      Үзем дә сизмәстән:

      – Сез бәхетле икәнсез! – дим.

      Ул, «ни өчен» дияргә теләгәндәй, чак сизелерлек итеп, сыңар иңбашын күтәреп куя һәм, бу сүзләремнең бернинди арткы уйсыз әйтелүенә ышанмагандай:

      – Ул үзе китәргә теләгән иде дә, җибәрмәделәр, – ди.

      Чыннан да, бу ханым, бәлкем, минем кебек фронттан кайтучылар фронтка бармый калучыларга көнләшеп, яратмыйча карыйлардыр дип уйлый торгандыр. Мин, аның башына шундый уй килә күрмәсен дип, сүзләремнең саф күңелдән әйтелгән булуын тизрәк белдерергә ашыгам:

      – Җибәрмичә яхшы иткәннәр, чын-чын! Бөтен кешегә дә фронтка китәргә димәгән бит… Үзегез беләсез, ул мөмкин дә түгел… Сез бәхетле икәнсез, дидем, чөнки сезнең авыр борчуларга төшмичә калуыгызга куандым. Кем белә, бәлкем, сез олы хәсрәттән котылып калгансыздыр.

      Ул дәшмәде. Ул уйчан күзләре белән тутырып миңа бер карап кына алды. Бу минутта аның күңелендә нинди уйлар икән? Мин, аның тыныч, тик чак сизелерлек моңсу җәелгән йөзенә никадәр текәлеп карасам да, бернәрсә дә күрә, сизә алмыйм. Уема төрле шикләр килә. Ирләрен сугыш куркынычы эченә җибәрмәгән, алар өчен борчылып, кайгырып тормаган, аларның исән-сау кайтуын сагынып көтмәгән хатыннар, бәлкем, мондый чын күңелдән әйтелгән сүзләрне йөрәкләренә якын ала да белмиләрдер? Ә бәлкем, минем сүзләремә һаман шаярып кына әйтелгән сүзләр дип карый торгандыр? Аның дәшми торуыннан шактый уңайсыз хәлдә калам, бераз тик торганнан соң, янә акрын гына дәшәм:

      – Гафу итегез, ихтимал, мин урынсыз сүз әйткәнмендер, ләкин ышаныгыз, чын күңелемнән әйткән идем.

      Ул, ниндидер борчылулы уйдан арынган шикелле, ашы- гып:

      – А, рәхмәт сезгә! – ди һәм эчке бер нурдан яктыргандай ачылып китә, һич тарсынусыз юмарт итеп елмая, хәтта бит урталары нәкъ кыз вакытындагы шикелле чокыраеп куя. Белсәң иде, нинди уйларның күләгәсе һәм яктысы аның йөзеннән шулай шуып үтте икән!.. Ләкин, әйтәсе дә юк, аның бу нурланып елмаюы мине чын-чыннан сөендерде, ә шикләрем исә җиңел төтен шикелле берьюлы каядыр таралып киттеләр. Аның бик бәхетле булуына ышанасым килде, башка сораулар бирәсем килмичә, бары тик аның турында матур итеп уйлыйсым гына килде… Инде ул – утыз яшьтән узган хатын, мин аның маңгаендагы, күз төпләрендәге вак кына җыерчыкларын күреп торам. Хәтта күңелемә «кешенең иреннәре дә картая, ахрысы» дигән уй килә, чөнки кайчандыр яңа ачылган чәчәк төсле булып СКАЧАТЬ