Әсәрләр. 1 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 том - Амирхан Еники страница 27

СКАЧАТЬ соң ул кечкенә тынгысыз күзләрен Хәким белән Талипка күчерде, Хәким офицерның барлыгын да онытып, каядыр читкә карап тора иде. Ул үзенә төбәлгән авыр карашны тойды, ләкин башын бормады, гүя нидер күреп исе киткән… Ә Талип, намазга оеган мөселман шикелле, кулларын кендеге өстенә куеп, җирән керфекләрен җиргә терәп, тик кенә тора. Әллә уяу, әллә йокыга талган – белмәссең дә.

      – Кая барасыз? – диде офицер, аңа төбәлеп. – Мин сездән сорыйм!

      Талип сискәнеп башын күтәрде, күзләрен йомгалап алды:

      – Ә?..

      – Идиот, – диде офицер, йөзен чытып.

      Василийга эшне җайларга кирәк иде, немецны һич ярсытырга ярамый. Башта җилкәсен кашыган булды, аннан кыенсы- ныбрак:

      – Кая булсын инде, – диде, – үзебезнең якка таба бара идек.

      – Ни өчен үзегезнең якка?

      – Хатын, семья, өй шунда бит, – диде Василий, авыр сулап.

      Офицер кинәт елмаюга охшатып тешләрен ыржайтты:

      – Әһә, хатынны сагындыгызмыни, сугышасыгыз килмимени?

      Василий бик аз гына көттереп торды һәм, йөзен офицерга күрсәтмәс өчен, башын түбән иеп әйтте:

      – Бездә берәү дә сугышырга теләмәгән иде…

      – А-а-а! – дип сузды немец, аннан «так… так…» дип торды һәм шул минутта аның башында гаҗәеп оригиналь бер исәп туды. Еракка төбәлгән бик мәкерле исәп иде бу. Барыбер аның бу «хайваннар»ны куяр урыны да юк, тылга-мазарга озатырга артык кешесе дә, вакыты да юк. Ә Совет Армиясен җимерер өчен ни эшләсәң дә ярый – фюрерның әйткәне шулай! Ләкин… башта сынарга кирәк үзләрен, күнәрлек булмасалар, «расходка җибәрү» беркайчан да соң түгел.

      Немецның ничектер берьюлы карашы да, тавышы да «йомшарган» кебек булды.

      – Ашыйсыгыз киләме? – дип сорады ул кинәт.

      Егетләрнең колаклары торды: бусы ни тагын? Мыскыл итүеме? Ләкин Василий шул минутта ук балаларча беркатлылык белән:

      – А как же… килә! – диде.

      Ул хәтта чынлап авызына килгән төкереген дә йотып куйды.

      – Ну, утырыгыз! Без хәзер сезне сыйлыйбыз.

      Һич икеләнү күрсәтмичә, иң элек Василий, аның артыннан Хәким белән Талип яшел чирәмгә утырдылар, таякларын яннарына сузып салдылар…

      …Алар ач иделәр, ашау сүзен ишетүгә аларның башлары әйләнеп китте, авызларына өзлексез төкерекләре килә торды… Ләкин алар офицерга ышанмыйлар иде, икмәк урынына берәр әшәке мыскыл белән сыйлар дип шомланалар иде. Хәкимнең Василийга бераз ачуы да килде: «Нигә әйтте, нигә баш тартмады», – дип ачынып уйланды ул. Василий үзе дә офицердан бернинди дә изгелек көтми иде, әмма ул бөтен эшен бер теләк – дошманны алдап булмасмы дигән теләк белән эшли иде. Шуның өчен дә ул үзенең каушау белмәс беркатлы ваемсызлыгын ничек тә сакларга тырыша иде. Дөресен генә әйткәндә, аның үзен үзе болай тотуы бик табигый рәвештә иптәшләренә дә йогып өлгерде.

      Немец Хәкимнәрне алып килгән әлеге яшь, чибәр офицерга нидер кушты. Анысы, тиз генә борылып, агачлар арасына кереп китте. Һәм озак та тормый аннан пергаментка төргән СКАЧАТЬ