СКАЧАТЬ
чокырдан ул бөтенләй куркып кала, күрәсең; бичара, озак тырыша торгач, үрмәләп чыгып китә. Кайчак исә берәр бака, комны ишә-ишә, яныма төшеп азаплана. Ләкин кызу, коры чокыр төбендә дым юклыгын сизгәч, тизрәк кире борылып, чыгып китү ягын карый… Мин аларның да әллә нидә бер күренеп калуларына шатмын. Торган җирем никадәр буш, җансыз булса да, ерак түгел тере сулышлы тормыш барын сизеп торам. Рәхмәт күбәләкләргә!.. Ара-тирә аларның берәрсе яныма төшеп, әйләнәмдә бизәкле канатлары белән җилпенеп очына, йомшак гәүдәсе белән сакланып кына өстемә куна, хуш исле мыеклары белән йөземне кытыклап, назлап китә… Ләкин мондый кадерле кунаклар яныма килгән яки сөекле дусларым белән кавышкан көннәрем минем бик сирәк була. Гадәттә исә менә шулай беркемсез… Әйе, мин ялгыз! Минем баш өстемдә еракта, бик еракта нурлы күк… Көннәр буена мин шул чиксез, тын күккә карап торам. Һәр таң белән мин кояшның чыкканын көтеп алам, бары аңарга гына карап, аның артыннан гына ияреп, мин көннәремне үткәрәм. Ул да миңа гына карый, минем өчен генә балкый кебек… Инде баер алдыннан, әнә шул ком өеме артына яшеренгәч, аның соңгы нурлары, минем куе кызыл йөземдә тын гына уйнап, акрын гына сүнәләр. Гүя, төнгә каршы аерылышу алдыннан, мине юатып китәләр. Ләкин мондый җылы рәхәтлек, тыныч куаныч белән тулы көннәр минем өчен гел генә булып тормый… Вакыт-вакыт нурлы күк йөзен ишелеп аккан болытлар каплап ала, авыр, салмак гөрелдәп күкләр күкри, кара-зәңгәр болытларны телгәләп үткән яшен туктаусыз яшьнәп тора һәм иртә-кичләрен туктамастан, өзлексез яңгыр ява… Мин ышык урынымда башымны иеп кенә утырам. Дөнья буш кебек… Тик кайдандыр, якыннан гына очып үткән юеш карганың авыр гына селеккән канат тавышы ишетелеп кала. Менә шулай үтә минем көннәрем. Сез тагын бу юләр тормышыннан зарлана дип уйлый күрмәгез! Һич юк! Мин бит тере! Ничек мин тере булуымнан зарланыйм, ди! Бәлки, сезне минем үсеп утырган урыным гаҗәпләндерә торгандыр? «Кем бу мәкне чокыр төбенә төшереп утырткан?» – дип уйлыйсыздыр.
Ләкин яхшылап тирә-ягыгызга карагыз! Нәрсә күрәсез? Коточкыч хәрабәләр! Бөтен әйләнә-тирәдә котырып үскән алабута, кычыткан, әрекмән, шайтан таяклары… Шулар арасында ватык кирпеч өемнәре, кара кисәүләр, ялгыз моңаеп утырган морҗалар, савыт-саба ватыклары, кием сәләмәләре, китап битләре, тагын әллә ниләр, әллә ниләр… Әгәр чынлап эзләсәгез, сез бу урында балалар имезлеге дә табар идегез… Менә болар барысы да –бу җир өстеннән үткән шомлы дәһшәтнең эзләре!.. Сез беләсез инде: бу шомлы дәһшәт, бу рәхимсез явызлык безнең җир өстенә көнбатыштан килде.
Әйе, бу җирдә кечкенә генә, җыйнак кына бер дача-авыл иде. Без – мәк чәчәкләре, гөлчәчәкләр, исле сиреньнәр, шомыртлар, алмагачлар, кура җиләкләре, чияләр – аның ямьле бизәкләре, аның тәмле җимешләре идек. Менә бу чокыр урынында исә без – мәк чәчәкләре – кайчандыр зур түгәрәк бер түтәл булып үсеп утыра идек… Безнең нәкъ уртабызга ул – көнбатыштан килгән ерткыч вәхши – авыр бомба ташлады. Без янар тау авызыннан атылган утлы туфрак һәм көл булып һавага ыргытылдык. Бу күз ачып йомганчы булды… Соңра төтен һәм тузан таралды. Тетрәп киткәндәй күренгән кояш та яңадан бернәрсә дә булмагандай балкый иде. Мин инде аны яңа
СКАЧАТЬ