Название: Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)
Автор: Гаяз Исхаки
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Литература 20 века
isbn: 978-5-298-04299-7
isbn:
Төрле гасырда төрле исемнәрдә чыгарылган болгарларның вакытлы әдәбияты монда җыелган иде. Иң әүвәл Җәгъфәр әфәнденең күзе «Тәрҗеман» га төште. Җәгъфәр әфәнде ихтыярсыз зур күчә «Тәрҗеман» гәзитәләрен кочаклады да, күзендин теләр-теләмәс яшь ага башлады. Бу, саташкан кеше кебек, боларның аерым нумирларын алып үпте. Йөзенә сөртте. Күзләреннән аккан яшьләр берлән «Тәрҗеман» ның каләме очыннан чыккан яшьләр бергә кушылды. Иң беренче гәзитә мөхәррире, иң беренче милләтпәрвәр, иң беренче милли хисләрне уяткан, иң беренче мәңгелек йокыдан уянып, иптәшләрен уяткан, бөтен болгар галәменә мәгариф гыйлем яктылыгын сачкан Исмәгыйль бәк берлән сөйләшкән кебек булды. Аның берлән болгар мәсьәләләрен фикерләшкән кебек булды. Моның күңеленә Исмәгыйль бәкнең […] туңган, каткан башлар «Тәрҗеман» ның электрик йылысы берлән эрүләре, үлгән, беткән җаннарның терелүләре, хәрәкәткә килүләре, кыскасы, болгарлар арасында бүген сөйләнгән, бүген макталган һәм макталырга сәләтле нәрсәнең һәммәсенең дә нигез салучысы, сәбәпчесе «Тәрҗеман» мөхәррире икәнлеген уйлап, «Болгарлардан да шулкадәр гали кешеләр чыккан, ник бу беткән соң?» диеп аптырады. Бу гәзитәләргә карап, бик озак катып торды. Моңарга гәзитәнең теле, язуы, рәвеше – һәммәсе мөкатдәс кебек күренә иде. Боларны карады, укыды. Һәр сүзе алтыннан кыйммәтле, һәр сүзе хакыйкать, һәр сүзендә йөрәктән чыкканлык беленеп тора иде.
Әгәр унтугызынчы гасыр халкы кебек яхшы сүзләрне язып эчүдә авырудан файдасы булуына ышанса иде һәм бөтиләрнең җеннән саклавына ышанса иде, Җәгъфәр әфәнде боларны, җиде көн, җиде төн җидешәр тәрилкәгә генә язып эчмәенчә, җитмеш ел буенча җитмеш тәрилкәгә язып эчәр иде. Һәм дә шундагы мәкаләләрне карындык, сәхтияннарга төреп, берне генә такмаенча, бөтен йирен шуның берлән тутырыр иде. Һәм дә шул «Тәрҗеман» мәкаләләреннән генә ярдәм таләп кылыр иде.
Моның күршесендә Казанда чыккан «Кабан» дигән гәзитә өелгән иде. Бу гәзитә «Тәрҗеман» ның баласы һәм аның хезмәтчесе иде. Бу гәзитә дә егерменче гасырның башындук чыга башлап, утыз бишенче елга кадәр дәвам иткән һәм дә халык арасында бик яңа мәсьәләләрнең ачылуына СКАЧАТЬ