Название: Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)
Автор: Гаяз Исхаки
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Литература 20 века
isbn: 978-5-298-04299-7
isbn:
Дин мәсьәләсе хакында фикер алышу өчен мәҗлесләр ясала башланды. Яңа курчак туена мәйдан тагы ачылды. Язылды, укылды, сөйләнде, кычкырышылды – тагы берни чыкмады, мәсьәлә шул көенчә калды. Ләкин бу тавыш рәссамнарга шактый гына зарар булды. Рәсемнәре аз үтә башлады, үзләренә халыкның карашы башкарды. Рәссамлыкка хәзерләнә торган яшьләрнең күбесен атасы-анасы, карендәш-кабиләсе туктата башладылар. Туктамаганнарына тагы «бозылган» дип карый башладылар. Озак үтмәде, рәссамнарымыз кайсылары үлделәр, кайсылары тамак туйдырыр өчен рәссамлыкны икенче дәрәҗәгә калдырдылар. Ни булса да булды, бер вакытны мәдрәсәләр, мәктәпләр беткән кебек, музыкамыз әхлаксызлыкка чумган кебек, рәссамнарымыз да беттеләр.
Сез, шул вакытта фәннәр ни дәрәҗә иде, аларга игътибар бар идеме, фәнни китап бар идеме, диерсез. Бар иде. Унтугызынчы гасырның башында фәнни әдәбият мәйданга чыккан иде. Чыгуы илә бик олуглап каршы алынмаса да, акыртын гына тәрәккый иткән иде. Һәр фәннән кыскача, камил китаплар бар иде, һәр фәннең укучысы бар иде, һәр фәнгә чыгарылган кире каккан тәнкыйтьләр, һәр фәннең кирәклеге хакында язылган рисалә бар иде.
Һәр фән азмы-күпме укыла иде, фәнни мәсьәләләр хакында фикер алышалар иде. Ләкин бу фәннәр мәктәпләрдә, мәдрәсәләрдә укытылмыйча, романнар кебек, һәр кешенең үзе тарафыннан гына укылганга, төбенә төшеп йителми иде, һәм дә фән белүчеләре дә фәннең кагыйдәләрен генә беләләр иде, аны эшкә куя алмыйлар иде. Шуның өчен фәннең үсүе күз ачылуга гына сәбәп була иде. Милләткә матди файда итә алмый иде. Булмавына караганда монысына да шатланырга ярый әле. Ләкин шулай булса да, бу фәннең дә алга китүенә, аның милли булуына бик күп кешеләр, бик күп гайрәтләр, бик күп хезмәтләр сарыф кылсалар да, моннан да дингә зарар күргән голямаларымыз монда да бик зур низаглар чыгарганнар иде. Болар әүвәлдә астрономия мәсьәләсеннән генә чыкса да, бара-тора җир турындагы гыйлем, тарих, җәгърафия, табигать белеме фәннәренә дә барып җиттеләр. Һәммәсендә дә дингә каршы килү, шәригатькә сыймаулар китереп чыгаралар иде. Үз СКАЧАТЬ