Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке). Гаяз Исхаки
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке) - Гаяз Исхаки страница 11

СКАЧАТЬ гасырда ук башланган булса да, бу гасырда чынлап сөйләнә башланды. Билгеле, бу мәсьәлә дә әүвәл муллалар тарафыннан бик каты уклар берлән атылды. Ләкин озакламады, уклары файда итмәгәнне, порохлары начар икәнлегене аңладылар. Гавам халкы да бунларның кычкырган сүзләре буш, юк сүз, аткан уклары, туплары халыкны куркытыр өчен генә икәнлеген һәм «шарт» иткәннән башка әсәре калмавын белделәр. Кызлар өчен мәктәпләр ясый башладылар. Яшьтән тол калып, ничә еллар […] эштә гомерен кичергәннән соң, эш таба алмаенча, сабак кызлары укытырга тотынган карчыкларга кадер бетә башлады.

      Кызларны мөгаллимнәрдән укыттыруны да бик чит күрми башладылар. Рус мәктәпләрендә аз-аз гына булса да, бу көнгә кадәр укучыларыннан һич файда булмаса да, ислам кызлары күренә башлады. Бер милләтне тәрәккый иттерер өчен, иң әүвәл «ана» йитештерү кирәклеге фикерлеләр тарафыннан язылган рисаләләрдә күренә башлады. Һәм сирәк-сорак кына булса да «аналык» ка хәзерләнгән кызлар ишетелә башлады. «Кызлар, язу белсәләр, егетләргә хат язалар» мәсьәләсе яңадан башыннан аягына кадәр тикшерелә башлады. Һәммә йирдә дә укыган кеше берлән укымаган кешенең бер түгеллеге беленә башлады, хатын-кызларның кеше идекләре, аларның да дөньяда булган һәрбер нәрсәдән файдаланырга хаклары булдыклары, аларның кол-сөяркә түгеллекләре һәм ирләрнең җенси теләкләрен үтәү өчен генә яратылмадыклары, нинди түбәнлекне җигәргә дә ярый торган бер бәддога төшкән, сачләре озын, гакыллары кыска бер хайваннар гына түгеллекләре һәммә йирдә сөйләнә башлады.

      Алай булса да, аларның шул хәлләреннән файдаланып, үзләрен урта гасырлар падишаһлары төсле һәрвакыт кадерләнеп кенә торасы килгән кешеләр бу эшкә бер дә разый булмадылар. Аеруча голямалар: «Әйе, шәргы шәриф хатын-кызны укыту – бозыклык диеп әйтә инде, мәсәлән», – дигән сүзләре берлән бик каты каршы килсәләр дә, аларның халык арасында рәтләп игътибарлары юккамы, әллә замана шуны үзе теләгәнгәме, хатын-кызда уку көннән-көн арта иде. Һәр милләтнең яртысы хатыннар, һәр милләтнең рухын саклаучылар – хатыннар, һәр милләтнең теленең аерым әйтелешләрен, сөйләшен саклаучылар – хатыннар, киләчәктәге ата булачак ирләрне, ана булачак кызларны тәрбия кылучылар хатыннар идеке һәркемгә мәгълүм бер мәсьәлә булгач, минемчә, аларны тәрбия кылырга кирәкме йә юкмы мәсьәләсе һәркемгә җавап бирерлек бер нәрсәдер. Һәм шулкадәр тамаклар авырттырып кычкырышырлык, укыса, егетләргә хат язар, фәлән итәр, икенчеләре укымаса, егетләргә хатын барыбер язар да, үзе язу белмәгәч, кешедән яздырыр да, гыйффәте дә югалыр, сере дә чыгар, кебек низагларга һич урын калмыйдыр. Яхшы ананың баласы яхшы, кыйты ананың баласы әшәке булуында һичкемнең шөбһәсе юктыр. Һәммәмезнең белгән кешеләремездән генә гыйбрәт алырга кирәк, әдәпле Миһринең кызы һәрвакыт әдәпле булдыгы кеби, оятсыз Мәрфуганың Әсмасы да һәрвакыт ирдәүкә кыз булдыгы һәммәмезнең мәгълүмедер. Әгәр тәрбияле ана булса, баланың киләчәктә кем булачагын уйлый ала торган хатын булса, ул, билгеле, баласына ашату-эчертү, иренә СКАЧАТЬ