Название: Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)
Автор: Гаяз Исхаки
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Литература 20 века
isbn: 978-5-298-04299-7
isbn:
Менә тагы бер бәхетсезлек. Казанда бер мөселман хәрчәүнәсеннән бер авыру чыкты. Бу, шундагы бер шәкерт берлән ияреп, мәдрәсәгә күчте һәм дә нумирдагы кешеләр аркылы авылларга һәм шунда заводларда эшли торган кешеләр артыннан завод-фабрика мөселманнарына таралды.
Бу әллә нинди бер чир иде. Йогышлы иде, бик тиз үтерә иде. Тагы гаҗәп шулсы, бу мөселманнар арасыннан чыккан иде һәм шулар арасында гына падишаһлык сөрә иде. Бер Казанда гына һәр көнне йөзәр мөселман үлә иде. Болай гына калмады, Оренбург, Әстерхан, Уфа мөселманнары арасына да күчте. Һәммә йирдә дә шул булды, һәммә йирдән хәбәр, төрле-төрле куркынычлы сүзләр китерделәр.
Хөкүмәт буны бетерергә бик тырыша башлады. Әллә никадәр докторлар чыгарылды. Больницалар ачылды. Ләкин авыруга һаман чара юк иде. Чөнки авыруның ни икәнлеге һаман ачыкланмаган иде. Аңарга каршы чарасы да табылганы юк иде. Әллә никадәр йирдә, әллә никадәр медицина җәмгыятьләре булсалар да, әллә никадәр профессорлар шул мәсьәлә берлән мәшгуль булсалар да, һич файда чыкканы юк иде. Мөселманнарның үлүе һаман кимеми иде.
Ниһаять, бер болгар докторы бу көнгәчә медицинада мәгълүм булмаган бер йогышлы авыру икәнлеген исбат кылды. Һәм дә безнең мәгыйшәтемез аның микробларына бик файдалы булганга, мөселманнар арасында гына шулкадәр таралуын белдерде. Һәм озак үтмәде, әллә нинди иске восточный дарулар кебек бер дару табылды, авыруны азайта башлады. Һәммә йирдә моның дәвасы кулланыла башлады. Ләкин бу бик озак үткәч булганга, болгарлардагы үлемнең исәбе-хисабы юк иде. Авыру яз көне башланып, җәй буе падишаһлык сөргәнгә, болгар халкының яртысын үтереп бетергән иде. Моның калган яртысының утыз проценты, атасыз-анасыз, карендәшләр-кабиләсез калган ятим балалар, яртысы эшкә ярамый торган карт-коры иде. Болгар халкы шулкадәр беткән иде – һич әйтеп бетерерлек түгел иде. Моннан өч ай элек гөрләп торган авыллар, заводларның баракларын тутырган болгарлар, шәһәрләрнең дворник, извозчик, швейцар вазифаларыны башкарган мөселманнар беткән иде. Базарлар, ярминкәләрдә вак-төяк, саяк-сандырак, иске-москы берлән сату иткән халыклар берлән җир упкан кебек булганнар да беткәннәр иде. Авылларда ябылган өйләр, атасыз-анасыз калган балалар, угылсыз гарип карчыклар, ирсез калган хатыннар, хатынсыз калган ирләрнең исәбе-хисабы юк иде. Болгар халкы арасында һичбер авыру кермәгән йорт юк иде. Һичбер кайгы кермәгән өй дә юк иде.
Казанда, Оренбургта, Уфада, Әстерханда, Семипулатта, Орскида, Троискиларда һәм башка болгар булган шәһәрләрдә, авылда урамнар буш калган. Мәсҗедләр мәхәлләсез калганнар, мәдрәсәләр мөдәрриссез, шәкертсез калган иде. Казан, Оренбург вә башка бәгъзе шәһәрләрдә, халкы булмаганга, бәгъзе мәсҗедләрдә СКАЧАТЬ