Название: Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)
Автор: Гаяз Исхаки
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Литература 20 века
isbn: 978-5-298-04299-7
isbn:
«Яшәсен Гариф Минкин! Яшәсен милләт!» тавышлары бездин балаларымызга, балаларымыздан аларның балаларына кадәр, кыскасы, иң актыккы болгарга кадәр авыздин төшмәячәк, андин соң да шундый гүзәл музыка калдырдыгы өчен Ауропалар арасында да онытылмаячактыр. Моннан соң болгарлар арасында музыка машиналары күренә башлады. Болгарларның залында «Сакмар суы», «Тәфкилев», «Әллүки», «Казан алган көй» вә башка көйләр ишетелә башлады. Ирләремез, кызларымыз – һәммәсе йөз, мең елдан бирле бабайларымыз тарафыннан эшләнгән музыканың, бабайларымызга уйлаткан уйларны, бабайларымызга биргән хисләрне балаларына бирә башлады. Бу да байларга гына махсус булганга, гавам халкы арасында, һәр кыз мунчага төшеп биергә, кубыз уйнарга тырышса да, иркенлек булмаганга, аларның бик аз гынасы – халык арасында «азган», муллалар каршысында «ахмак» сүзе берлән телгә кергәннәре генә файдаланалар, искедәге бабайларның хисләрен аңлый алалар, үзләренең кайгыларын тарата алалар иде.
Әдәбият берлән музыка милләтнең атасы берлән анасы икәнлеге һәркемгә мәгълүм бер эш, тарих берлән исбат ителгән бер хакыйкать булса да, ата никадәр сәламәт булса да, анасыз бала тумавы мәгълүм эш булса да, атасыз-анасыз бала да зинадан туган икәнлеге ышанычлы эш булса да, милләтнең атасы берлән анасы булган музыка берлән әдәбиятны бергә торырга никях укытырга, берсенә берсе файда итешергә, берсен берсе саклашырга вәгъдә кылынышуларын алырга теләмиләр дә иде, алмыйлар да иде. Шуның өчен безнең көткән баламыз яисә тумаячак, туса, зинадан туачак иде дә – безнең йөземезне генә кызартачак иде. Егерменче гасырның башларында, унтугызынчы гасырда Казанда музыка … яшерен рәвештә тәрәккый итсә дә, гомум файдалана торган йирләр юк иде.
Болгарча музыка ахшамнары, концертлар һич ишетелми иде. Шуның өчен андый музыка ишетергә теләгән кеше, музыка берлән үзенең кайгыларын таратырга тырышкан кеше, үзене кайгылар, мәшәкатьләрдән аерып алып, үзен генә карарга теләгән кешеләр, музыка тыңлый торган урын юкка, кайсылары фахеш йиренә баралар иде, кайсылары икенче халык музыкасын тыңлыйлар иде, кайсылары, кайгыларын йотып, өйдә утырып калалар иде.
Егерменче гасыр башында ук музыка вә әдәбият ахшамнары ачылуы хакында фикерләшү башланды. Һәм бер музыкант тарафыннан иң әүвәл Казанда, аннан башка шәһәрләрдә музыка ахшамнары ясау башланды. Ләкин халык моңарга әүвәлге карашын үзгәртмәгәнгә, голяма бик тирес (кире, каршы) торганга, бу эш үсеш ала алмады. Башлаган кешенең акчасы юкка, дәвам итәргә акча кирәк булганга, күп үтмәенчә бетеп һәм гомерләр үтә-үтә, тарих берлән күмелеп, «элгәре бездә дә музыка ахшамнары булган икән» дип сөйләргә генә калган иде. Шул вакыйгадан соң музыкага артык әһәмият бирүче дә чыкмаган иде һәм музыка үзе дә мәйданга чыгып эшкә тотынмаган иде. Шуның өчен музыка тагы фахеш эченә чумган. Тагы үзенең табигый СКАЧАТЬ