Название: Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы
Автор: Мирсай Амир
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Литература 20 века
isbn: 978-5-298-04226-0
isbn:
Күчәрбай, чынлап та, үзе укый-яза белмәсә дә, ургыч, суккыч шикелле төрле авыл хуҗалыгы машиналарында эшли белә торган алтын куллы егет иде.
Төркем кузгалып куйды. Сүзсез генә тәмәке тартып яткан берәү, зур гәүдәсен күтәреп, аягөсте басты, каты итеп киерелде, авызын зур ачып иснәде.
– Ярар, егетләр, җитәр, – диде, – сөйләсәң, сүз чыга, төртсәң, күз чыга дигәндәй, сүз бетмәс ул, иртәгә эшкә барасы бар, кайтышыйк та ятышыйк.
Аның артыннан тагын берничә кеше кузгалды. Тик, бу төркем өчен яңа кеше булган Гаязның нидер әйтә башлавын күреп, аягүрә баскан килеш тукталып калдылар.
– Ибрай абзыйның сүзләре, – диде Гаяз, – әгәр дә ул аларны чынлап уйлаган булса, бик кадерле сүзләр. Тик менә мин белмим, алай уйлаучы Ибрай абзый үзе генәме, әллә аңа кушылучы башкалар да бармы? – Гаяз, җавап көткәнен сиздереп, бераз туктап торды. Башкалар да, авызларын йомып, тынычлыкны тирәнәйттеләр – җавап бирүче булмады. Гаяз әйтергә теләгән фикерен ачыклаштырыбрак яңадан кабатлады: – Әгәр дә, әйтик, Ибрай абзый теләгәнчә, юл күрсәтүче булса, хөкүмәт кирәкле машиналар белән ярдәм итсә, артельгә кереп эшләргә теләүчеләр сезнең арада булыр идеме?
– Нигә булмасын, – диде берәү әкрен генә.
Башмагы эченнән самовар кәлпәге чыккан кеше дә аның фикерен куәтләп куйды:
– Булмыймы соң, Ибрай ише тимер көрәк белән җир сөрүчеләр азмыни бездә.
– Әнә безнең абзый да каршы килмәс иде аңа, – дидем мин.
Ләкин абзый бу турыда үзенең ашыкмаганлыгын белдерде:
– Уйлап карар идем әле, энем, – дип куйды.
Аягүрә баскан кешеләр, артык сүз озайтканны көтмичә, үз йортларына таба кузгалдылар. Без капка төбендә яңадан Ибрай белән үзебез генә торып калдык. Ибрай тагын нәрсәләрдер сөйләмәкче иде, Гаяз да аның белән киңәшмәкче иде, минем абзый каршы төште: безне үзе белән өйгә керергә чакырды.
– Әйдәгез, егетләр, тизрәк кайтыйк инде, Ибрай абзыегызның сүзе бетмәс, анда, өйдә көтәләр, – диде ул.
Без дә, бүгенге утырышны шуның белән бетереп, өйгә керергә риза булган идек, тик якында гына шакылдавык тавышы ишетелеп бүлдерде.
– Туктагыз, – диде Ибрай, – Имәли абзыегыз килә, аны да тыңлап карыйк.
Абзый, Ибрай чакырганны көтмичә, үзе үк кире борылган иде инде. Имәли исеме чыккач, мин дә бик кызыксындым. Гаяз аның кем икәнен белмәсә дә, безнең кызыксынуыбыз аркылы аңарда да Имәлине күрәсе килү тойгысы кузгалмый булмагандыр. Революция белән бергә безнең авыл каршында чиксез зур дан алган партизан Имәлинең хәзерге көндә ни хәлдә булуын беләсем килә иде минем. Җәйге авылның кичке тынлыгын җимереп ишетелгән шакылдау тавышы аның хәзерге көндә урам каравылчысы булып йөрүен үзе күренмәс борын ук сөйләп бирде бирүен. Гади тукмак формасында юнылган агач башына шакмак тагып ясалган коралның, әле әкрен генә тавыш чыгарып, әле бик каты кызып китеп, тигезсез шакылдавы СКАЧАТЬ