Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир страница 4

СКАЧАТЬ уйлыйбыз, күрешербез, сөйләшербез, кыярыңны да ашарбыз, ә хәзергә без су коенырга барышлый гына синең белән исәнләшергә туктадык.

      – Куй, куй, юкны сөйләмә әле, Ильяс, су коенырга барышлый гына булса да минем бакчага сугылып үтә торган идегез бит әүвәле. Тешсез Ибрайның кычыткан себеркеләре хәтереңдәдер, һи-һи-һи… Әйдәгез, башка җирдә әле кыяр чәчәк атарга да өлгермәгән, ә миндә ашарлыклары бар инде аның. Әйдәгез, әйдә, сезгә генә читән аша керергә дә рөхсәт итәм.

      Озак карышмадык. Бакча эченә кергәч, Ибрай, гомер буена кеше күрергә тилмергән төсле, безнең белән мавыгып китте. Әле бер әйберен күрсәтә, әле икенчесен күрсәтә, бакчасының тәртиплелеген, яшелчәләренең шәплеген мактап бетергәнебезне дә көтми, яңа әйберләргә күчә. Миңа бик күптән таныш булган беседкасына алып керде ул безне. Беседка янында, чынлап та, аның өлгереп җиткән кыярлары бар булып чыкты. Башка кешеләрдә әле кыяр чәчәк атарга да өлгермәгәндә, шундый кыярлар җитештерүенә гаҗәпләнгәнебезне белдердек. Ул аны ничек итеп җылыда үстерүен, зуррак мөмкинлек булганда, бөтен тирә-якны тәэмин итәрлек күләмдә өлгертергә дә кулыннан киләчәген сөйләп, тезеп китте:

      – Беләсезме сез, безнең Агыйдел буенда никадәр җимеш, никадәр яшелчә бирерлек җирләр әрәм ята?! Ә шул вакытта үзебезнең халык яшелчәгә тилмерә: хатыннарыбыз корсак күтәргәндә тозлы кәбестә талымласалар, ат җигеп күрше авылларга чабабыз, бала-чагаларыбыз, бер кыяр кабарга зар булып, караклыкка өйрәнәләр. Уйлап карасаң, чүп урынына аяк астыннан табарга мөмкин булган әйберләр бит. Күрми безнең халык, күрми.

      Ибрай безгә бик күп нәрсәләр сөйләмәкче, үзендә булган бик күп теләкләрне әйтмәкче иде, ләкин без хәзергә бу турыда калдырып торырга булдык. Аның белән яңадан очрашырга, аның күңелен борчыган күп нәрсәләр турында ныклап сөйләшергә, киңәшергә вәгъдәләр биреп, Агыйделгә төштек.

      II

      Агыйдел!..

      Рәсемдәге төсле матур, әкияттәге төсле серле, җырдагы төсле моңлы елга ул Агыйдел!.. Аның даны зурлыгы белән түгел, хозурлыгы белән таралган. Җырларда аны күбесенчә яшь гомергә охшаталар. Чынлап та, бик урынлы охшату. Кыска гына ара эчендә дә чиксез күп борылышлар ясый, агымын әледән-әле үзгәртеп тора: бер карыйсың – яшәү көче, тормыш дәрте белән ярсыган яшь йөрәкне хәтерләтә; үзеннән-үзе биеп торган аякларын кая басарга, ташып барган көчен кая куярга белми аптыраган егетләр шикелле, ташларны актарып, уң яклап күтәрелгән текә тауларның каты ярларын кисеп, баштүбән ага. Ул ара да булмый, көчле мәхәббәт кармагына эләгү нәтиҗәсендә төн йокысыннан мәхрүм калып, ай яктысына чыгып утырган яшь кызлар төсле уйга батып китә; ике як ярларында үскән куаклардан асылып төшкән күләгә эчендә бөтенләй агуын онытып тора. Хәтта чит-читләрендә төнбоеклар үсүгә дә каршы килми. Аның мондый урыннарын үрдәк-каз кебек кошлар бик яраталар, ләкин тормышлары өчен куркыныч барлыгын белмиләр алар: күл кебек тыныч, төнбоеклы суга булган мәхәббәтләренә каршы килә алмыйча йөзеп китәләр дә чоңгылда яткан усал җәен авызына барып кергәннәрен дә сизми калалар. Ә Агыйдел аларны күрмәмешкә салыша, бөтенләй дөньясын СКАЧАТЬ