Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир страница 27

СКАЧАТЬ серьёзный кеше икәнлегегезне белмәдем. Минем сездә йомышым бар. Бик мөһим мәсьәләләр турында…

      – Яхшы, – диде Рахманов, кызга сөйләп бетерергә дә ирек бирмәде, – хәзергә утырып торыгыз, мин менә бу иптәшләр белән эшемне бетереп җибәрим.

      Кыз риза булды. Тынычлап кына тәрәзә янындагы артсыз урындыкка барып утырды. Рахманов инде безнең сүзләрне баягыча тыныч тыңлап утырмый иде. Бездән азрак сөйләтергә тырышып булса кирәк, өзлексез рәвештә үзе сөйли башлады:

      – Кайтыгыз да Низамыйлар белән бергәләп тыныч кына эшләгез, аларга сезнең кебек укыган кешеләр бик кирәк. Аларда стена газетасы чыга алмый, җәй көне спектакльләр куя алмыйлар. Менә ураза уңае белән дингә каршы кампанияне көчәйтергә кирәк.

      – Шулай да без әйтергә тиешбез: Имәлиләр, Ибрайлар бездән конкрет ярдәм көтәләр. Әгәр дә без шул ук Низамыйлар белән моңа хәтле булып килгән хәлне дәвам иттерсәк, безгә бер тиенлек тә ышаныч булмаячак. Шуңа күрә дә безнең юл Низамыйлардан…

      – Кирәкми, кирәкми, кулак-мазар дигән булып, тар- каулык кертергә һич ярамый. Әгәр дә Низамыйны ычкындырсак, ячейканың яртысы комсомолдан чыгып бетәр, белегез аны, соңыннан миңа үпкәләмәгез.

      – Болай булса, – диде Гаяз, – Низамый белән генә түгел, безнең юллар сезнең белән дә аерылышыр, ахры…

      Гаязның батырлыгы минем күңелемне күтәрде. Аның бу кыю фикерләрен тагын да ныграк ишеттерер өчен, мин дә кушылдым:

      – Әйе, һичшиксез, эш шулайга кала.

      Моңарчы тыныч кына утырган кыз да безгә катнашырга теләгәнлеген белдерде:

      – Мин дә нәкъ шундый мәсьәләләр буенча килгән идем, бергә сөйләшик әле.

      Безнең сүзләрдән аптырап калган Рахманов, ни әйтергә белмичә, бераз җавапсыз торды. Ул арада кыз үзенең кайдан һәм ни өчен килгәнлеген сөйләргә тотынды:

      – Мин дә нәкъ шулай, авылга кайтканыма менә дүрт көн, нинди генә зарлар ишетмәдем, нинди генә теләкләр әйтмәделәр миңа ярлылар. Кулаклар баш булып алган. Авыл советы начар эшли. Комсомолецлар бөтенләй юк…

      – Тукта әле, кем син, нигә килдең син? – диде Рахманов, кызны яңа күргән төсле текәлеп карап.

      – Мин, – диде кыз, – Кинҗә авылыныкы. Фамилиям – Иделбаева. Авыл хуҗалыгы техникумында укыйм. Җәйге каникул вакытында авылыма кайттым. Кайтсам, менә шул: моннан дүрт ел элек тә кулаклар этлек эшләп ята иде, хәзер дә шулай ук. Ярлыларны җәберлиләр. Хатын-кызга көн юк, комсомол бернәрсә дә эшләми монда.

      – Сезнең юлыгыз да волкомол тоткан юл белән кушыла алмыймы?

      – Әгәр дә сез, бу иптәшләр әйткәнчә, кулакларны күрмисез икән, әлбәттә, кушыла алмый.

      Рахманов энәгә чәнчелгән төсле сикереп торды. Бар көченә кизәнеп өстәлгә сукты. Коңгырт-сары чәчләре үрә тордылар, күзләре очкынланды, – аның кыяфәте киноларда күренә торган усал типларны уйнаучы артистларны хәтерләтә иде.

      – Җитәрегез, шайтан алгыры! – дип кычкырып җибәрде ул. Моңа кадәр калын һәм басынкы булып ишетелгән тавышы СКАЧАТЬ