Название: Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы
Автор: Мирсай Амир
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Литература 20 века
isbn: 978-5-298-04226-0
isbn:
– Булса булгандыр, каян барын да хәтерләп бетерәсең, – диде ул. Безнең белән артык мавыгасы килмәгәнлеген белдерергә теләгән төсле, өстәл тартмасын тартып чыгарып, андагы хисапсыз күп кәгазьләр арасында актарына башлады.
Танышлыкны яңадан башламый чарабыз юк иде. Таныштык. Үзебезнең кемнәр булуыбызны һәм бирегә авылдагы комсомол эше буенча аңлашырга, фикер алышырга, киңәшергә килүебезне сөйләдек. Кемнәр икәнлегебезне ишеткәч, ул ачыла төште:
– Ә, сезнең турыда Низамый әйткән иде миңа, бик шәп булган, авылга көчләр кирәк. Менә озакламый ураза җитә. Ярдәм итәрсез. Мөхәммәд галәйһиссәламнең гошер теориясен беләсезме?
– Беләбез, – диде Гаяз, – тик безнең беләсе килгән нәрсә ул гына түгел, безнең менә шуны беләсебез килә: комсомол сафында кулак булырга тиешме-юкмы?
– Аны һәрбер октябрят белә инде, комсомол сафында кулак булырга тиеш түгел, – диде Рахманов, өстәл тартмасына карап көлеп куйды.
– Алай булгач, нигә менә без кайткан авылда бер кулак комсомолец булып тора?
Бу төстә куелган сораудан Рахмановның яшькелт күзләре зур ачылды… Коңгырт кашлары, бер-берсенә якынаеп, югары күтәрелделәр:
– Кем ул?
– Әнә шул Низамый үзе.
Рахмановның йөзенә яңадан тыныч чырай кайтты:
– Юкны болгатып эш чыкмас, егетләр. Башка хәсрәтләрегез дә бардыр бит?
Ләкин җитдилек һәм сабырлыкка килгәндә, Гаяз аңа бирешерлек түгел иде.
– Иптәш Рахманов, без шаярырга килмәдек, авыл ярлыларының теләкләрен алып килдек без, – дип башлады ул. – Алар Ленин өйрәткәнчә, партия өйрәткәнчә тора башларга телиләр һәм шул эштә комсомолдан – менә бездән ярдәм сорыйлар… – дип тезеп китте. Авылга кайтканнан бирле башыбызны ваткан мәсьәләләрне ачып сала барды, мин аның фикерләрен куәтли бардым.
Рахманов безнең сүзләргә артык әһәмият бирмәгән сыман тыңлый иде. Ул, бик кирәкле әйберен югалткан кеше төсле, һаман да өстәл тартмасындагы кәгазьләр арасыннан эзләнә, үзе «Йә, тагын? Шулай» кебек сүзләр белән безнең сүзләребезне җөпли бара, без һаман сөйлибез…
Нәкъ шул вакытта кемдер сак кына итеп ишек какты. Без, сөйләшүебездән тукталып, Рахмановның ишек кагучыга җавап бирүен көттек. Ләкин ул аңа аз гына да әһәмият бирмәде, безгә дә сөйләүдән туктамаска мөмкин икәнлекне белдерде.
– Дальше, – дип куйды ул. – Берәү дә юк анда, үзебезнекеләр шулай шаяртадыр, югыйсә кеше волкомолга ишек кагып керәмени?..
Ләкин ул ишек кагуның шаяру икәнлеген аңлатып бетерергә өлгермәде, тагын шакылдаттылар.
Рахманов йөзенә усал чырай чыгарды:
– Җитәрегез анда, шайтан ал…
Ул рәхимсез җөмләсен тәмамларга өлгермәде, ишек яртылаш ачылды, һәм безнең өчен ниндидер бер онытылган җырны хәтерләткәндәй көмеш тавыш ишетелде:
– Мөмкинме?
Рахмановның йөзенә куе кызыллык СКАЧАТЬ