Название: Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы
Автор: Мирсай Амир
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Литература 20 века
isbn: 978-5-298-04226-0
isbn:
Аның үтә җитди тавыш белән әйткән бу йомшак сүзләре мине үзләренә буйсындырдылар. Мин, гаепле бала төсле, аның сүзләрен тыңларга әзерләнеп, Агыйдел өстенә карадым. Сүзем киселде.
Гаяз әйтәсе килгәннәрен әйтә башлады:
– Ильяс, син беләсең бит, безнең дуслык бер-беребезне бик нык аңлавыбызга, бер-беребезне үтә күрүебезгә нигезләнгән. Синең йөрәгең – минем өчен, минем йөрәгем синең өчен яшерен түгел. Хәтта син күп нәрсәләрне яшерергә теләсәң дә, хәзер миннән яшерә алмыйсың. Шулай ук мин дә синнән яшерә алмыйм. Менә шуңа күрә дә хәзерге минутта минем сиңа ачуланасым килә. Син миннән йөрәгеңне яшермәкче буласың. Мин әйткән сүзләр сиңа аңлашылып җитмәделәр. Мин аны бик ачык беләм. Ә син, шуны аңлап җитмәгәнлегеңне сиздерергә оялып, сүзне икенче якка тайпылдырмакчы буласың. Бу синең өчен зарарлы. Бу – синең авыруың. Ә «Авыруын яшергән – үлгән» диләр. Хәер, халык әдәбиятын син миңа караганда күбрәк беләсең…
Гаяз шул урында тукталып сүзсез калды. Мин, нәрсә дип тә җавап бирергә белмичә, кул астына туры килгән чүп-чарларны, кителеп төшкән ташларны кадалып аккан Идел өстенә ташлый-ташлый тик утырам һәм, күзләрем Идел өстенә төбәлгән булсалар да, Гаязның өзлексез миңа каравын, минем бу кыяфәтем аркылы күңелемдәген укырга тырышуын сизеп, уңайсызлана идем. Бу уңайсыз хәл авыр иде минем өчен. Тизрәк котылырга, тизрәк иркен тын алырга теләп, Гаязны ашыктырдым:
– Шул гынамы?
– Юк, ул гына түгел, тагын бар.
– Ярый, ярый, дәвам ит.
– Син комсомолец түгел, – диде дә Гаяз тагын сүзсез калды.
Бу сүз зур сүз булса да, миңа нык тәэсир итмәде. Чөнки мондый сүзне Гаязның чын күңелдән әйтүенә ышанмадым. Мине куркыту өчен генә, үзенең сүзләренә ныграк колак салырга мәҗбүр итү өчен генә шундый кискен сүз куллана дип уйладым мин. Йөземдә дә, хәрәкәтләремдә дә бернинди дә үзгәреш сизелмәде. Шул ук тыныч тавыш белән дәвам итүен сорадым.
– Әйе, – диде Гаяз. – Син бу килеш чын комсомолец түгел. Син обыватель, син мещан. Син, абзыеңны сәүдәгәр булмаска үгетләгәндә дә, үзең өчен куркып кына, сәүдәгәр энесе исемен күтәрү ихтималыннан шикләнеп кенә үгетлисең. Син үз язмышыңнан шүрләп кенә, андый-мондый начар исем чыгып мәктәпкә ишетелә күрмәсен дип кенә Маһибикәне ташлап китә аласың… Синең мәктәптә укуың да, әдәбият укуың да үз теләкләреңә, үз хыялларыңа гына багланган…
Гаяз тагын беразга сүзсез калды. Җавап көткән төсле, минем күзләремә караганын сиздем. Мин һаман шул ук хәлдә идем: башымны да күтәрмәдем, җавап та бирмәдем.
Гаяз тагын дәвам итте:
– Син надан гына түгел, син консерватор, син мещан, син вак буржуа. Кушыласыңмы шуларга?
– Шулай да ни әйтергә телисең син болар белән, Гаяз?
СКАЧАТЬ