Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир страница 23

СКАЧАТЬ калын урманны ертып күтәрелгән кызыл ташлар зураялар; сул ягыбыздан безнең белән бергә килүче Агыйдел дә безгә табан сыенып тарая һәм агымын тизләтә; әйтерсең алар ике яклап безне кысарга сүз берләшкәннәр. Без үзебезнең тар гына юлыбыз белән һаман алга барабыз.

      Менә уң ягыбызда урман бөтенләй бетте. Кисеп ясалган биек кызыл стена төсле ялангач яр гына калды. Яр шулкадәр биек, шулкадәр текә – аңа карарга шомланасың. Югарыда чыгып-чыгып торган сырлы-сырлы зур кызыл ташлар кителеп төшәр төсле тоела. Ишелергә әзерләнгән сыман, шатырдаган тавышлар ишетелеп куя.

      Сул ягыбызда да таллар бетте. Агыйдел нәрсәгәдер бик каты ачуланган төсле үкереп ага. Ул бу урында юрамалый бөтен көчен бергә җыярга теләгәндәй тарайган. Тимер аркан төсле ишелеп, тыгыз булып, өзлексез рәвештә тауга һөҗүм итә. Бу һаман шулай. Мин аны сабый чактан бирле беләм. Һаман шулай. Моңа кадәр дә бик күп заманнар һаман шундый көрәш баргандыр. Тик кем җиңә? – Билгесез. Агыйдел никадәр генә үкереп ташланмасын, барыбер тауны кисеп үтә алмый, башына сугылган төсле кинәт кенә читкә борылып тынычлана. Тау никадәр генә күкрәк киереп Иделнең һөҗүменә бөтенләй әһәмият бирмәгән төсле масаеп утырмасын, барыбер әкренләп кенә булса да чигенмичә булдыра алмый. Күп елларга сузылган өзлексез көрәштә Агыйдел аны бик күп кимергән. Аргы ягында километрга якын тигез комлык ясаган.

      Тау белән Агыйделнең бәрелешкән җирендә тукталдык. Бер генә атлы үтәрлек итеп ярны кисеп ясалган тар юл өстенә утырдык та котырып аккан дулкыннар өстенә аякларыбызны салындырдык.

      Минем, бәләкәй чакта иптәшләр белән җыелышып, бер ярга, бер Иделгә карап бәхәсләшүебез искә төште. Үземне шул чаклардагыдай хис иттем.

      – Гаяз, – дидем, – әйт әле, нәрсә бирсәләр, менә шул яр өстеннән Иделгә сикереп төшәр идең?

      – Шушы тау чаклы алтын бирсәләр дә сикермәс идем, – диде ул. – Мине юләр дип беләсеңме әллә син, җанымнан бизгәнем юк әле.

      Беразга сүзсез калдык. Бай табигать уйларыбызны тирәнгә җибәрде.

      – Беләсеңме, Ильяс, – диде Гаяз, – безнең илдә никадәр кулга алынмаган көчләр бар.

      – Аларны кулга алып бетерү мөмкин дә түгел, кирәк тә түгел.

      – Ничек ул алай?

      – Ә синеңчә ничек?

      – Минемчә, менә бу Агыйделнең шулкадәр көч белән үкереп тауга ташлануы мәгънәсез. Ул барыбер бу тауны җиңә алмый. Ә бу таулар, бу ташлар, минемчә, тикшерелеп бетмәгән әле. Алар арасында безгә кирәкле әйберләр табылмас иде дисеңмени син? Минемчә, менә шул Агыйделгә бу тауны актарып ташларга ярдәм итәсе иде. Электрик көче белән акыл көче генә кирәк монда. Электрик көче аның үзендә бар. Акыл көче үзебездә…

      – Ә минемчә, шушылай әйбәт, Гаяз. Уйлап кара син, бу күренешләргә бер генә каравы да никадәр ял бирә. Бу һавада бер генә көн ял итү ел әйләнәсенә дәртләнеп эшләрлек энергия бирә… Аннан соң, табигатьтә һәрнәрсә дә урынлы яратылган булырга тиеш.

      – Алай, менә син ничек уйлыйсың икән, ике ел буенча иптәш булып йөреп, һаман да танып СКАЧАТЬ