Батырша. Замит Рахимов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Батырша - Замит Рахимов страница 12

Название: Батырша

Автор: Замит Рахимов

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр: Литература 20 века

Серия:

isbn: 978-5-298-04233-8

isbn:

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Сүлпән генә урман эченә атладылар. Габделрахман мулла әйтүенә караганда, ерак та түгел тирән чокырда бик шәп чишмә бар, имеш.

      Чокыр һич көтмәгәндә, кинәт пәйда булды – аяк асты, сизелеп, аска китә башлады. Бәхетләреннән, поши сукмагына тап булдылар. Урман пәһлеваннары, төшеп-менеп йөри торгач, текә битләүгә басмалар уеп бетергәннәр. Әнә ярсып-ыргып аккан суның ташларга бәрелеп шаулаганы да ишетелә инде. Алдан төшеп килүче Габделрахман, имәнгә төртелгәндәй, кисәк тукталды, уң кулын күтәрде, аннан, башын әле уңга, әле сулга кыйшайтып, чишмә буен күзәтә башлады.

      Бүген аларга тынычлап сәйран кылу насыйп булмаган икән. Карый торгач күрделәр: чишмә буенда ниндидер бер сәләмә бәндә, суга иелеп, корымлы чиләк юып маташа. Кабат җиргә чүктеләр, тегене күздән яздырмый гына тынып калдылар. Шикле кеше исә аны-моны сизмәде, чиләген тутырып су алды да янәшә сукмакларның берсеннән яр өстенә менә башлады.

      Сунарчылар бөтенләй җиргә сеңделәр. Ярый әле теге сукмак, бераз кыйгачлап, олы юлга таба сузыла икән. Ят кеше аны-моны аңышмый узып китте, лапылыкка күмелде.

      – Тып-тыныч Зәй буйлары да бимазалыга әйләнде, – дип пышылдады Габделрахман шәкертенең колагына ук диярлек. – Без күчеп килгән елларда гына да кеше аягы басмаган җирләр иде югыйсә.

      Сүзен әйтеп бетермәде, әлеге бәндә киткән якта ачыргаланып бала елаганы ишетелде.

      – Качаклар! – Габделрахман аягына басты. – Бала-чагалары да бар икән. Әйдә, яннарына бараек әле, киңәшкә мохтаҗлардыр. Кышка каршы кузгалганнар бит, бахырлар. Җәйне көтәргә сабырлыклары калмагандыр инде.

      Остазыннан калкурак, көчлерәк булса да, Абдулла каушап калды. Ни дип барырга инде чит-ят кешеләр янына? Аларның кем икәнен шайтан белгән. Юлбасарлар булып чыкса?! Алай да Габделрахманнан калышмады егет. Һәй, аларга кем тисен ди, үзләре белән җаннары да телләре генә.

      Бәләкәй генә урман аланына чыгарак, Габделрахман мулла тагын туктап калды – шәкерте аңа килеп төртелде. Яфрагын коеп бетермәгән зелпе куагына ышыкланып, аландагыларны күзәтә башладылар. Урталыкта учак дөрли, аның тирәсендә ике дистә чамасы кеше кайнаша. Араларында хатын-кыз, бала-чагалар да бар. Киемнәре өзгәләнеп-таланып беткән, ирләрнең битләрен сакал-мыек баскан. Җитмәсә, күбесенең өс-башы җиңелчә, кайсылары хәтта заманында ак булган киез эшләпәдән. Ару-талчыгулары йөзләрендә, бөтен кыяфәтләрендә. Өлкәннәре сөйләшми, бала-чага исә ашарга даулап елаша. Төркемнән арттарак туарып ташланган ике арба, шулар янында бер ат утлап йөри.

      Чишмәдән менүчесе учак янына җиткәч, андагылар җанланып, җиңелчә шаулашып алдылар. Көн шактый чиратып җибәрүгә карамастан, җитү чәчле башын берни белән дә капламаган таза буынлы ир-ат, тегенең каршына чыгып, су тулы чиләкне кулына алды, япьле казыклар кагып, учакка аркылы куелган каен күсәкнең бер башын күтәрде һәм ялкынга куйды. Сәләмә хатыннарның берсе иегән үлән өстенә җәелгән ат тиресеннән бер түтәрәм ит алып, аны чиләккә СКАЧАТЬ