Батырша. Замит Рахимов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Батырша - Замит Рахимов страница 8

Название: Батырша

Автор: Замит Рахимов

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр: Литература 20 века

Серия:

isbn: 978-5-298-04233-8

isbn:

СКАЧАТЬ мулла.

      Сәвер йолдызының[1] соңгы көннәре иде. Урыс атнасы көнне сабактан соң Габделрахман аларны – Абдулланы һәм тагын ике шәкертне – урманга алып китте. Урман дип авыз тутырып әйтү генә инде. Авыл кырыендагы юкәлектә иде имамның чолыклыгы. Агачлар әле яфрак ярып бетермәгән, хәтта яткыл җирләрдә урыны-урыны белән кар ята. Юкәлек исә кап-кара, тик бөреләр генә уңган бавырсак булып бүрткән. Алай да бөтен тирә-якта яз исе, чәчәкләр исе, бал исе. Куыш агачларга ясалган чолыкларда кышлаган бал кортлары инде чын-чынлап эшкә керешкән: күке башы чәчәкләренә, ачылып килгән бөреләргә кунып, тамакларын ялгарлык тәмле су эзлиләр, авылның икенче ягындагы әрәмәлектән, тал песиеннән сап-сары «ипи» ташыйлар – кыскасы, мәш киләләр. Тик ярым җиргә иңдереп салынган келәттәге бүкән умарталарда кышлаучылары гына ябылуда яталар икән. Килеп җитүгә, мулла үзе дә җиңнәрен сызганды, тиз арада дүрт-биш дистә умартаны урман аланына чыгарып та тезделәр.

      Әмма эшләре хәерсез булып чыкты. Икенче көнне таң белән Габделрахман мәдрәсәгә үзе кереп уятты аларны. Төнен кемдер бөтен умарталарны вәйран иткән икән. Чолыклыкка җитеп, яргалап ташланган берничә умартаны күрүгә үк, бар да ачыкланды. Мондый вәхшилек, һичшиксез, аю эше иде. Әнә аландагы эзләре дә шул хакта сөйләп тора.

      – Болай булгач, тынгы бирми инде ул хәерсез, – дип сукранды Габделрахман, яңа борынлап килгән үлән өстендә күч булып үлеп яткан кортларны кушучына алып. – Ничек тә өркетергә кирәк бу явызны. Шуңа йөрәгегез җитәрме, егетләр?

      Абдулла дәшмәде. Ике иптәше исә берсен берсе уздырып шаулашырга тотындылар:

      – Һәй, аны өркетүе, – дип җилкенде Иштирәк дигәне.

      – Утлы күсәк белән куабыз аны, – дип әтәчләнде Юлтимер.

      – Алай, – дип куйды мулла, бик үк ышанып җитмәвен яшереп тормыйча. – Шулай да без башта кулдан килгәнен эшлик әле.

      Габделрахман, кулына балта-пычкы алып, чолыклык читенә таба китте. Шәкертләре аңа иярделәр. Бераздан инде ул тарафтан балта чапкан, пычкы чыжлаган, гөрселдәп агач ауган тавышлар гына ишетелеп торды. Көн кичкә авышканда, алан чатлы-ботлы агачлардан торган ур белән уратып алынган иде.

      Алай да умарталарны саклап кунасы иттеләр. Билгеле инде, бу эш яшьләргә тапшырылды, мулла үзе авылга кайтып китте. Шәкертләр исә, чакма чагып, мәшкәгә ут көйрәттеләр, келәт алдына ук диярлек учак ягып җибәрделәр. Келәттә сыекланып беткән җәя белән дүрт ук бар икән. Шуларны алып, Абдулла читкәрәк китте һәм тиз арада бер көртлек белән боҗыр атып алды. Кошларның бик ябык, начар вакыты иде бу – апрель ае бит. Алай да көлгә күмеп пешерергә ярарлыклар.

      Чолыклыкка көек исе таралырга өлгермәде, Габделрахман кабат килеп җитте. Үзе генә дә түгел, унике-унөч яшьләрдә булыр – кызы Тутыя белән. Мулла үзе олы бер төен итеп иске чикмән, торыпша ише нәрсәләр күтәргән, кызның исә ике кулында ике чүлмәк: берсендә – аш, икенчесендә әйрән булса кирәк. Тутыя бала итәкле озын ситсы күлмәктән. Чигүле СКАЧАТЬ



<p>1</p>

Сәвер йолдызы – сәфәр ае, апрельгә туры килә торган ай.