Название: Батырша
Автор: Замит Рахимов
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Литература 20 века
isbn: 978-5-298-04233-8
isbn:
Алай да хәлле генә кешегә тап булды Абдулла. Өйлә вакыты иде. Хуҗа аны ачык чырай белән каршылады:
– Бәрәкалла, мактап йөрисең икән, пешкән ашка килеп кердең, – дип кунакчылланды ул мосафирга, үзе, күрешергә дип, кәкрәеп каткан кулларын сузды. – Шушы Әҗем карьясенең Гарифҗан булам мин.
Абдулла үзенең шәкерт икәнен әйтте. Җәйгелеккә дип атасы Гали янына Карышбашка кайтып баруын сөйләп бирде. Карышбашны белми икән Гарифҗан. Уфадан ары, дигәч чамалады тагын.
– Сәфәрең ерак икән, олан, – дип куйды ул. – Юллар тәмам өзелде, берәр атна сабыр итми булдыра алмассыңдыр. Рәхим ит соң: өебез кысан булса да, күңелебез иркен.
Хуҗаның моңа кадәр почмак якта савыт-саба шалтыратып йөргән хатыны, шәүлә сыман тын гына чыгып, сәкедәге киндер ашъяулыкка буы чыгып торган агач табак куйды. Шулай ук тавышсыз гына өйалдына чыкты, аннан бер җамаяк катык күтәреп керде һәм әйрән тугларга тотынды. Гарифҗан исә, ишек катына килеп, зур корсаклы бакыр комганны кулына алды, янә Абдуллага эндәште:
– Кулларны чайкаек, булмаса.
Лакан өстендә юынып, агач чөйгә эленгән киндер тастымалга сөртенгәч, коштабакның ике ягына – сәке йөзлегенә утырдылар.
– Шәкерт кеше – галим кеше инде ул. – Гарифҗан тезенә җитеп торган киндер күлмәгенең җиңнәрен сызганды, кунагы алдына зур гына чаган кашык куйды. – Ил-җирдә ни хәбәрләр бар?
– Шөкер, бездә, ягъни Зәй буйларында, әлегә иминлек. – Абдулла, кашыгын алып, суынып килгән тары боткасына үрелде. – Иген игеп, мал асрап тереклек итеп ятулары.
– Ай-һай, имин үк микән, – дип, шөбһәсен белдерде Гарифҗан, авызындагы боткасын әвәләп. – Үзем күрмәдем күрүен. Мәгәр көзен Уфага таба яу узган, дип сүлиләр бездә.
– Анысын бән үз күзләрем берлә күрдем күрүен. – Абдулла калын гына арыш ипие телемен урталай сындырды. – Узды да тынды бугай ул. Уфа ягыннан бернинди дә ыгы-зыгы ишетелми сыман.
– Ишетелер төсле шул, кем, Абдулла. – Хуҗа, сүзен бүлеп, хатынына кычкырды. – Кая, әйрәнең буламы, ботка тамактан төшми монда. Ишетелгәли дә инде. Янарал ягындагы шулкадәр зур чирү тикмәгә дисеңме?! Әле тагын да киләчәкләр, имеш. «Оренбург походы» дип аталган бу яу безнең тарафларда яшәүче халаекларга тагын да тарлыклар, авырлыклар, яңадан-яңа җыемнар алып киләчәк, дип әйтәләр. Ур тамагына кала корып, безнең хөр җирләремезнең артына төшмәкчеләр, ди. Берәүне дә беркая чыгармыйча, авызлыклап алырга уйлыйлар икән. Менә бит хикмәт нәрсәдә, кем, Абдулла. Бөтен ил-җиргә чиркәүләр салмакчылар, имеш.
Үз сүзләреннән үзе шикләнеп калгандай булды Гарифҗан. Эре сөякле гәүдәсе СКАЧАТЬ