Батырша. Замит Рахимов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Батырша - Замит Рахимов страница 15

Название: Батырша

Автор: Замит Рахимов

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр: Литература 20 века

Серия:

isbn: 978-5-298-04233-8

isbn:

СКАЧАТЬ сүзләшү өчен, йөрекчеләр җибәргәннәр. Мәгәр түрә аларны тыңлап та тормаган, куалап чыгарган. Шуннан инде Килмәк абыз үзе чарасына керешкән: Бәпәнәй мулла, Сәетбай, Рисәнбай ыстаршиналарны, Күчәнбай батырны, Казан өязе качкыны Әминне вә башкаларны җыеп сүләшкән. Хәл катмарланган: «йә ил, йә яу» дигән мәсьәлә килеп баскан.

      – Шулай укмыни?

      – Алай гына да түгел шул, шәкерт. – Гарифҗан, түгәрәкләп кыркылган сакалын буйый-буйый, табакны яларга тотынды. – Әле күптән түгел Килмәк абыз, Бәпәнәй мулла, Акай белән Көчек батыр вә башкалар изге Газый мәчетенә җыелганнар. Намаздан соң Тәфтиләү морзага илчеләр җибәргәннәр болар, патша йомышлыларының Оренбург каласын салудан ваз кичүләрен таләп иткәннәр. Илчеләрне кулга алдырган Тәфтиләү җыенда катнашучыларны тотып бирүчеләргә кафтанлык тукыма вәгъдә иткән. Шуннан инде Акай батыр хат белән Казанга, губернатор янына ук киткән. Башкалары исә, Тәфтиләүдән зарланып, Кирилыф катына килгәннәр. Аларын да тотып яптырмакчы булган түрә. Тик гауга чыгудан гына шүрләп калган… Ярый, бер дога. Әлхәмделиллаһи…

      Аштан соң кунакка дип сәкегә урын салды Гарифҗан. Ләкин ул сөйләгәннәр Абдулланың тынгылыгын алганнар иде. Егет ындыр артындагы инеш буена чыкты, җиләнен һәм тирәли бүреген салып, аларны яңа борынлап килгән үлән өстенә ыргытты да үзе шулар янына чүкте, ярсып-үкереп аккан кар суына карап уйга калды… Дөньяны бик гади һәм беркатлы итеп күз алдына китерә иде бит ул. Җирдә кешеләр яши, алар иген игә, маллар үрчетә. Галим-голәмә, мулла-мунтагай булмакчылары мәдрәсәләрдә укый, аннан инде вәгазь сөйләп көн күрә. Ә, әйе, алардан тыш патшалар вә аларның наибләре бар икән тагын. Тик алары каядыр еракта, пайтәхеттә. Патшалар кәеф-сафа сөрә, бал-май эчендә йөзә, халык исә, алар рәхәттә яшәсен өчен, ясак түли. Менә шул. Дөрес, атасының ниндидер яулар, Алдар-Күчем болалары хакында сөйләгәне бар барын. Тик алары да Камыр батыр, төрле аждаһалар турындагы әкиятләр белән бер иде шул әле Абдуллага, күңел юаткыч бер хикәят кенә иде. Баксаң, әллә ниләр бар икән бу дөньяда: ил-җир басып алулар, талау, үтерүләр, халаекларны кысулар, аларның иркен томалап куюлар, ниндидер калалар, заводлар, чиркәүләр салып, кешеләргә җәфа китерүләр, хәтта ки бәндәләрне көчләп үз диннәреннән яздырулар, тагы әллә нәрсәләр. Шулар барысы бергә «сугыш» дип аталган суешлар китереп чыгара икән. Кызык, шундыен орыш була калса, Абдуллага да кагылыр микән ул, әллә читләтеп үтәрме аны? Кагыла калганда, кем ягына басып сугышыр Абдулла? Халык ягында, билгеле. Ләкин аларның каршы яктагылары да халык лабаса. Алары да күктән төшмәгән, җир асты патшалыгыннан чыкмаган. Патша ягындагыларның да һәммәсе түрә дә алпавыт түгел лә. Әнә ич, картлар сөйләгәнгә караганда, аның ата-бабалары – мишәрләр – гел патша яклап сугыша торган булганнар. Димәк ки, аның да урыны патша гаскәрләре рәтендә. Кулы барырмы аның, әйтик, шушы Гарифҗанга ук атарга? Юк, Абдулланың патша чирүендә буласы килми. Ошбу Гарифҗаннар, Килмәк абызлар якынрак аңа. Уф, буталып бетәрсең монда… Кинәт ул үзен акбүз атка атланган яу башлыгы итеп тойды. Кулында булат кылыч та тимер чукмар, аркасында яныСКАЧАТЬ