Көмеш дага / Серебряная подкова. Джавад Тарджеманов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Көмеш дага / Серебряная подкова - Джавад Тарджеманов страница 27

СКАЧАТЬ Идел унҗиде чакрымга җәелгән. Моннан алып Ослан тауларына кадәр барып җитә ул. Суның бу ягында, көнбатышында, бистәләр тезелгән: берсе Бишбалта, икенчесе Бакалтай. Анысында бөек Пётрның әмере буенча Каспий флотилиясе өчен кораблар төзү эшен башлап җибәргәннәр. Бистәләрдән ары – Елан тавы, монастырь… Көнбатышта әнә тагын ике монастырь күрәсез, алары куе нарат урманы эчендә утыралар. Су шунда чаклы гына җәелә… Ә-әнә тегендә, төньякта, Щербаково һәм Савиново авыллары…

      Коля һәм аның иптәшләре язгы ташкын вакытларында Казанның матурлыгын моннан соң да күп мәртәбәләр күзәтәчәкләр әле. Тик беренче тәэсирләре алар күңеленә гомерлеккә кереп урнашты.

      Гимназиягә кайтырга вакыт җитте. Укучылар баскычтан төшә башладылар. Ләкин төшүе менүгә караганда авыррак һәм куркынычрак булып чыкты.

      – Әйе, төшүе күңелле түгел шул, – дигән нәтиҗә ясады Ибраһимов. – Шуңа күрә, әфәнделәр, киләчәк тормышыгызда югарыдан югарыга менәргә тырышыгыз, һәрхәлдә, зур хезмәт куеп ирешкән дәрәҗәгезне саклап калыгыз.

      Укытучысының бу сүзләрен Лобачевский гомергә онытмады.

      Ул көнне Коляга һәммә нәрсә дә гаҗәеп матур, гаҗәеп якты булып тоелды. Әйе, җир йөзендәге бөтен әйберләр арасында эчке бәйләнеш бар икән, алар бер-берсенә кирәк икән. Кояш үзенең нурларын һәм җылысын үләннәр яшәрсен өчен, Воскресенский урамында да юкәләр матур булып үссен өчен бирә. Үләннәрнең яшәрүе, юкәләрнең чәчәк атуы – кояшның үзенә күңеллерәк булсын өчен, талгын җилнең исүе – үләннәргә һәм нәфис чәчәкләргә суларга рәхәт булсын өчен кирәк. Үләннәр, чәчәкләр җилне бал исләренә туендыру өчен дә кирәк. Һәм боларның һәммәсе дә Коляга тын алуы җиңелрәк, тормыш итүе күңеллерәк булсын өчен яшиләр. Коля үзе дә, әгәр шулай яши белсә, аның яшәве, язгы кояшның җылы нурлары кебек үк, кешеләргә кирәкле булачак бит!

      Тәүге талпынулар

      1

      1804 елның җәй башы хәйран эссе килде. Күктә болытның әсәре дә күренмәде, һәр көн төш вакытында мунча ташыдай кызган урамнар бөтенләй диярлек бушап кала, шәһәрдә ыгы-зыгы туктала торган булды.

      Гимназия урнашкан бинада гына, көннәр эссе булуга карамастан, тормыш киеренкелеге аз гына да йомшармый иде. Гимназистлар, бал кортлары кебек, иртә таңнан алып кичке караңгыга кадәр башларын күтәрмичә сабак укыйлар. Ләкин «мәгърифәт чишмәсе» аларга бал кебек татлы түгел, бәлки әремдәй әче дә тоела иде.

      Эсселек һәм булачак имтиханнар «бизгәге» болай да читен, ялыктыргыч бертөсле, күңелсез казарма көнкүрешен икеләтә авырайта. Җитмәсә, классларга да, чиркәүгә дә, хәтта ашханәгә дә гимназистларны элеккечә «фрунт» итеп сафка тезеп йөртәләр. Тәмам туйдырып бетергән солы боткасын малайларның бөтенләй күрәселәре дә килми иде. Ә үз акчаларына ашамлык сатып алырга рөхсәт ителми. Хәер, акчалары да надзиратель кулында саклана һәм аның киңәше белән генә тотыла. Ичмаса, күңелләренә утырган юшкынны хатка күчерергә дә мөмкинлек юк, чөнки ата-аналарга язылган хатларны җентекләп тикшерәләр. Көннәре газап эчендә узганга һәм тамаклары ярым ач булганга, малайларны туган өйләре бик сагындыра иде.

      «Табыш СКАЧАТЬ