Название: Көмеш дага / Серебряная подкова
Автор: Джавад Тарджеманов
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Литература 20 века
isbn: 978-5-298-04219-2
isbn:
Коля кыймылдау түгел, тын алырга куркып утыра иде. Күзләрен яңа укытучыга текәгән. «Терекөмеш кебек» дигән уй килде малайның башына, тик ул аны шунда ук куды. «Юк, юк, аны берни белән чагыштыру мөмкин түгел. Бу укытучының елмаюы да, сөйләшүе дә, хәрәкәтләре дә фәкать аның үзенә генә хас…»
Коля укытучының сөйләгәнен көчкә үзләштереп, җитез хәрәкәтләрен көчкә күреп өлгерә иде. Онытылмый, сихерләнми мөмкин түгел иде.
Малай, үзенең уйларына бирелеп, класста барган хәлләрне бөтенләй күрмәде һәм ишетмәде. Ә аның иптәшләре бер-бер артлы сикереп торалар да төрле телләрдә шигырь сөйлиләр. Рус, татар, немец, француз, латын телләрендә яңгыраган шигырьләрне Ибраһимов, күрәсең, бик ләззәтләнеп тыңлап утыра: елмая, башын селки һәм шигырь уңаена кечкенә генә каратутлы кулы белән өстәлгә бәргәләп ала:
– Афәрин! Афәрин! Монысы да бик матур…
Малайлар берьюлы икәү-өчәү кул күтәрәләр, шигырь сөйләргә ашкынып торалар, чөнки һәркемнең шундый күңелле укытучыдан мактау сүзе ишетәсе килә.
Коля, имтихан вакытында Яковкин мәсхәрәләгәннән соң, һичкайда шигырь сөйләмәде. Ләкин хәзер ул сынауда булган күңелсезлекне исеннән чыгарды һәм үзе дә сизмәстән кулын күтәрде.
Ибраһимов дәресне бик шау-шулы үткәрсә дә, һәрнәрсәне күреп утыра икән. Коляның дулкынлануын да ул бик тиз сизеп алды.
– Әйдә, белгәнеңне сөйлә, – диде ул.
Коля торып басты, як-ягына каранды, чак кына уйлап торды һәм сөйли башлады:
Exegi monument аеге perennius
Regalique situ pyramid altius…
Аның тавышы беренче юлда калтырап чыкса да, бик тиз ныгып китте. Күптән сөйләгәне булмаганлыктан, латин теленең килешле һәм матур агылуына ул сокланып туя алмады. Шигырь тәмамлангач та әле, борынгы сүзләрнең аһәңенә, шигъриятенә колак салып, берникадәр вакыт басып торды.
– Молодец, Лобачевский! – дип мактады аны укытучы. – Ритмны бик дөрес тоясың. Шагыйрь яки математик булырсың, ахры. Мәгънәсен дә сөйлә инде.
Коля башын аска иде. Яковкин! Ул да нәкъ шулай дигән иде бит…
Малай укытучысына күтәрелеп карады һәм аның көләч күзләрен очратты. Юк-юк! Һич тә Яковкин кебек мыскылларга җыенмый.
– Ну, ну, син йөз яшьлек картлар сыман бөкрәйтмә аркаңны! Башла әйдә! – диде ул күтәренке тавыш белән.
Малайның күңелендә яткан рәнҗү, кайгы кинәт юкка чыкты, һәм ул Горацийның гүзәл әсәрен бик ансат тәрҗемә итеп бирде.
– Афәрин! Афәрин! – дип кабатлады Ибраһимов бу юлы да.
Нәкъ шул чакны звонок шалтырады. Соңгы дәрес бетте. Ләкин Ибраһимов класстан чыгарга ашыкмады.
– Кемнәр минем белән Кремльгә бара? – диде ул, һич көтмәгәндә. – Сөембикә манарасыннан язгы ташкынны карарга! – дип өстәде.
Малайларның шатлыклы чыр-чуы аны тагын елмаерга мәҗбүр итте.
Чирек сәгатьтән алар инде крепость эчендә иделәр. Хәрби складларны, гауптвахталарны, җәмәгать СКАЧАТЬ