Название: Көмеш дага / Серебряная подкова
Автор: Джавад Тарджеманов
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Литература 20 века
isbn: 978-5-298-04219-2
isbn:
– Нәрсә булды соң, балам?
Коляга шул җитә калды: ул тетрәнеп, үксеп елап җибәрде.
– Качтым!.. Качтым!.. – диде ул, елый-елый. – Түзә алмадым. Китик моннан! Макарьевка алып кит мине!..
Прасковья Александровна, улының башын күтәреп, күзләренә текәлде. Бала күзләрендә коточкыч зур газаплану күргәч, көтелмәгән бер карарга килеп, катгый рәвештә әйтте:
– Алып китәм, балам. Калдырмыйм!
Берничә минуттан алар, икесе дә бераз тынычланып, диванда утыралар иде инде. Коля гимназиядә башыннан кичергән хәлләрне әнисенә сөйләп бирде. Прасковья Александровна бүлдермичә генә тыңлады. Битеннән күз яшьләре тәгәри, ләкин ул аларны сизми иде.
– Колюшка, без болай итик, – диде Прасковья Александровна, улы сөйләп бетергәч. – Боларны миннән башка беркемгә сөйләмә. Хәзер өйдә калып тор. Мин барып Саша белән, Алёшенька белән саубуллашыйм. Директорны да күрермен… Аннары бүген үк Макарьевка кайтып китәрбез. Мин Жарков приказчигын күреп сөйләштем инде.
2
1803 елның март аенда соңгы чана юлы белән Прасковья Александровна Коляны Казанга кабат алып килде: малай гимназиягә яңадан керергә, үзенең тинтәк попугай булмавын күрсәтергә тели иде.
Улын квартирада калдырып, ана шул ук көнне гимназиягә йөгерде. Инспектор Яковкинны күреп, бик озак ялварганнан соң, Коляны яңадан гимназиягә кабул итәргә ризалык бирделәр. Ләкин бу юлы малай үз исәбенә тәрбияләнергә тиеш иде.
Гимназиягә килгәч, аңа күңелендә бертөрле дә нәфрәт уянмавына Коля шаккатты. Киресенчә, әкияттәге кебек матур бина, шау-гөр килеп йөргән иптәшләре сагындырган иде.
Малайның чәчен тагын кыркып ташладылар, мунча керттеләр, форма буенча тегелгән куртка кигезделәр, постау галстук бәйләделәр. Перчатка, кулъяулыклар һәм тарак бирделәр.
Коля бу әйберләргә сөенеп бетә алмады, чөнки алар аны гимназист иптәшләре арасына алып керәчәк иде.
Надзиратель Сергей Александрович Попов малайны баштанаяк күздән кичерде, галстугын рәтләде һәм ягымлы тавыш белән:
– Әнкәгез камерада, абыегыз белән энегез янында булса кирәк, – диде. – Әйдәгез, сезне дә шунда озатып куйыйм, бергә-бергә яшәрсез.
Ләкин йокы бүлмәсендә Лобачевскийлар юк иде. Коля аларны икенче каттан эзләргә булды. Залга керергә надзирательдән рөхсәт сорады.
– Класс ишекләрен генә ачмагыз, анда хәзер дәрес бара, – диде Попов.
Баскычтан менеп барганда, Коля үзенә эндәшкән тавышка артына борылды.
– Туктагыз әле, туктагыз! – диде аңа таба ашыгып килүче сары чәчле, күк күзле малай.
Ул сулуы кабып, көлә-көлә йөгереп менеп килә иде.
– Сезнең аякларыгыз озын шул, һич куып җитә торган түгел, – ди малай. – Мин сезне күрү белән танып алдым. Теге вакытны «Княжевич ватмады тәрәзәне, мин ваттым» дигән малай бит сез… Абыегыз Саша белән бер класста укыйбыз без. Аксаков мин, Сергей, СКАЧАТЬ