Көмеш дага / Серебряная подкова. Джавад Тарджеманов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Көмеш дага / Серебряная подкова - Джавад Тарджеманов страница 30

СКАЧАТЬ тормышы үзенең әүвәлге эзенә төште. Бунтка һәм Михайловның эштән куылуына кагылышлы булган вакыйгалар артта торып калган кебек иде. Ләкин бу шулай тоелган гына икән шул. Тикшеренү дәвам итте…

      Июль азагында көннәрдән бер көнне ашханә залына губернатор белән берлектә гимназия советы килеп кермәсенме! Гимназистларның эчләре жуу итеп китте. Өстәлләре янына торып бастылар. Яковкин үзенең гайрәтле тавышы белән башкаладан килгән фәрманны кычкырып укырга кереште:

      «Гимназиядә булмыш тәртипсезлекнең төп сәбәпчеләре Княжевич, Пахомов, Алёхин вә Крыловны гимназиядән аттестатсыз куып чыгарырга, вә янә Балясниковны, бертуган Петровларны һәм Упадышевскийны бер атна дәверендә каты сак астына алырга», – диелгән иде ул фәрманда. Таякның бер башы Лихачёвка да барып тигән. Аның хакында: «Яшьләремезгә явызлык шаукымы кагылмышка юл куйган вә шул әхлаксызлыкның тамырын корыта алмаган өчен, гимназия директоры вазифасыннан азат ителә», – диелгән иде. «Эшкә яраксыз дип табылуы нәтиҗәсендә» өлкән надзиратель Фишер да куылды.

      Боларның һәммәсеннән Яковкин отты. Эштән куылган ике кешенең урынына, «итагатьлелеге белән яшьләремезне әдәпле булырга өндәгән» өчен, Яковкин билгеләнде. Аның үз вазифасы да сакланган иде.

      Фәрман укылып беткәч тә, губернатор хәрби каравылда торган солдатларны гимназиядән алырга әмер бирде. Иптәшләренең каты җәзага тартылуы гимназистларның җен ачуын чыгарды, ләкин алар нәрсә дә булса эшләргә көчсез иделәр.

      2

      Август уртасы җитте. Әмма җәйнең үтеп баруына һәм яңадан укулар башланачагына һич тә ышанасы килми иде.

      Өлкән класста балалар шау-гөр киләләр: звонок булып, укытучы кергәнче, һәркемнең үзе турында сөйлисе һәм башкалар сөйләгәнне тыңлыйсы килә.

      Такта янындагы ундүрт-унбиш яшьләрдәге киң җилкәле, тәбәнәгрәк буйлы малай иптәшләрен үзенә каратырга тырыша иде.

      – Әфәнделәр! Әфәнделәр! – дип, бар көченә кычкыра-кычкыра, ул кулындагы таушалган китабын селки. Алай гына игътибар булмагач, тәрәзә төбендә яткан төргәктән киң бер кара җәймә тартып чыгара һәм, шуңа төренеп, урындыкка менеп, бик мәһабәт поза ала.

      Малайларга бусы ошап куйды, сөйләшүдән туктап, алар аңа текәлделәр.

      – Әфәнделәр! – дип игълан итә гимназист тантаналы төстә. – Геометрия фәнен өйрәнүгә багышланган беренче дәресебезне башлыйбыз. Колак салып тыңлагыз! Гафил булып калмагыз! – Ул имән бармагы тырпайган уң кулын мәгънәле итеп югары күтәрде һәм, сул кулындагы ачык китапка бераз иелә төшеп, нечкә тавыш белән көйләп сөйләвен дәвам итте:

      – Ошбу мәгарәгә сезне, мөхтәрәм шәкертләрем, «Нигезләр» исемле китабымдагы тәгълиматларны зиһенегезгә салу максаты белән чакырдым.

      Гимназистлар, көлешә-көлешә, оратор янына тупландылар. Уен ошап китте аларга.

      – Мин өйрәтәчәк гыйлем билгеләмә, постулат һәм аксиомалардан башлана, – СКАЧАТЬ