Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кочасы иде дөньяны… - Магсум Хузин страница 6

Название: Кочасы иде дөньяны…

Автор: Магсум Хузин

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02494-5

isbn:

СКАЧАТЬ язылу вакытлары арасының зур булуына карамастан, Фатих абыйның әйбәт хикәяләрне бөтен иҗаты дәвамында язуына дәлил дә әле. Ә соң Фатих Хөсни хикәяләр генә яздымы? Күптармаклы һәм мул иҗаты юлында ул романнар, повестьлар, шигырьләр, әдәбият-сәнгать турында мәкаләләр язды. Боларга татар теленә күп әсәрләрне тәрҗемә итүен, редакцияләрдә эшләгәндә язган бик ишле хәбәрләрен дә өстик. Шулчакта Фатих абыйның иҗат колачы күз алдына тулы килер.

      Әйе, язучы Фатих Хөсни халык каршында имтиханны олы иҗаты белән уңышлы тотты. Һәм Олы Мәтәскә авылында (элек Саба районына керде) туган Фатих абый, авыл батырларына хас кыяфәт – иҗат кодрәтенә ышанган кыяфәт белән, хәзер дә имтихан мәйданы уртасында. Һәм, башын аз гына чөеп, күзләрен челт-челт йомып алыр да яңа хикәясен укыр. Ә сөйләнмәгән хикәяләре күптер әле аның, күптер.

      Мәйдан аны йотлыгып тыңлый. Ә иҗат мәйданы – аның үз мәйданы, батырның имтихан тоту мәйданы.

1987, 20 декабрь* * *

      Халык язучысы Фатих Хөснинең мәгълүм «Йөзек кашы» әсәре «Казан утлары» журналының «Татар хикәяләре хәзинәсеннән» бүлегендә бастырырга әзерләнгәндә, әдип вафат булды. «Йөзек кашы» ның журналда кабат чыгуын белгәч (ә әсәр «Совет әдәбияты» ның – хәзерге «Казан утлары» ның – 1942 елгы 3 нче санында беренче тапкыр басыла), Фатих абый бәхетле «бала» сының көр күңел белән хөр яшәвенә бик тә сөенер иде. Бу шатлык хастага егылган олуг әдибебезнең әсәренең укучыга һәрчак үз булачагына ышанычын тагын да ныгытыр иде. Тик нишләмәк кирәк…

      «Йөзек кашы» – Фатих абый үзе әйткәнчә, аның иң бәхетле әсәрләреннән берсе. Ул 1945 елдан башлап язучының җыентыкларында берничә мәртәбә басыла, аерым китап булып күп данәдә чыга. Мисалга, 1954 елда укучы әсәрнең өченче басмасын кулына ала, 1964 елда рус укучысы Татарстан китап нәшрияты Н. Мальшакова тәрҗемәсендә «Перстень» исемендә чыгарган китапны (кырык биш мең данә!) җылы кабул итә. «Йөзек кашы» казах, үзбәк һәм башкорт телләренә тәрҗемә ителә.

      Әдип, төрле басмаларга кереш сүзендә, әсәрен соңыннан төзәткәләве турында искәртсә дә, «Йөзек кашы» ның беренчел төсе саклана, кайбер үзгәртүләр «бала» ның, үсә төшкән саен, киеменә хаҗәтле бизәкләр-чуклар тагу кебек кенә тоела. Хәер, «бала» гүзәл булып тугач, аның төсенә-кыяфәтенә, килешенә-кыяфәтенә чибәрләү операциясе үк ясауның кирәге дә юк лабаса. Аннары шунысын да искәрик: әсәрнең төп герое Айдар Шәяхмәтов – үзенчәлекле холыклы кеше, ул әйткәнеңне тыңламаска да мөмкин, аның үз иманы. Әнә Фатих абыйның өч томлыгының (1966–1968) икенче томында Айдарның фамилиясен әсәр башында һәм ахырында «Корбанов» ка алыштырырга тырышып каралган, ләкин әсәр уртасында ул беренчел фамилиясен саклаган.

      Укучыда туачак бер сорауга җавап бирергә тырышып карыйк. Хикәя жанры турында күп язган, хикәягә төрле яклап бәяләмә биргән Фатих абый – аның хәтта, хикәя бер утыруда укып чыгылырга тиеш, дигән сүзләре дә хәтердә – «Йөзек кашы» н «повесть» дип атады. Повесть жанры гасыр башында татар әдәбиятына ят була, ул бездә, нигездә, утызынчы елларда урнаша башлый, күләмлерәк чәчмә СКАЧАТЬ