Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кочасы иде дөньяны… - Магсум Хузин страница 4

Название: Кочасы иде дөньяны…

Автор: Магсум Хузин

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02494-5

isbn:

СКАЧАТЬ Тик бу матурлык дөньясын ачарга кирәк бит әле. Ул дөнья менә минем каршыда уктыр, менә хәзер, урынымнан да кузгалмыйча, мин аның ишеген ачып җибәрә аламдыр кебек. Ә ул дөньяда матурлык инде гел яңа һәм гел… иске. Һәм ул дөньяны укырга мөмкин. Кадерен белеп укысаң, һаман саен матурлык табарсың анда – шигърият дигән гүзәллек.

      Шагыйрьнең, хастаханәдә ятканда да, матурлык дөньясына кадер белеп сәяхәт итәргә көче җиткән, димәк.

      …Университетта укыганда, Зыя Мансур (өч семестр узгач, ул, гаилә хәле буенча, укуын ташларга мәҗбүр булды, башта радиотапшырулар комитетында, аннары «Чаян» журналы редакциясендә эшләде) гомумторакта яшәде, анда һәркемгә урын җитмәгәч, фатирда торучылар да шактый иде.

      Беренче курста идек. Мин Карл Маркс урамының Ирек мәйданы башындагырак йортта яшим. Кичке чәйдән соң китап укып утыра идем. Кыңгырау шылтырады. Төймәгә өч тапкыр бастылар. Безгә, димәк. Дүрт квартирга уртак озын коридорны узып ишек ачканчы, бүтән шылтыратмадылар. Зыя Мансур икән. Ике кулында ике төргәк. Ишектән керүгә, сулдагы бәрәңге әрҗәсе өстенә төргәкләрен куйды да кулларын угалады. Түргә узарга чакыргач күнмәде.

      – Йомыш мондый сиңа, – диде ул, йомшак кына елмайды, – акча биреп тор әле син миңа. Трамвайга утырыйм дисәм, шунлык та акчам калмаган. Җәяү кайтып барышым. Әле икмәк алырга кирәк. Китап кибетенә кергән идем. Әле дә ярый сайлаган китаплар өчен түләргә акча җиткән, яшең олыгаеп барып, кесәңдә күпме акча булуын да белмәгәч, сатучы алдында хур булыр идең, әй!

      Акча, әлбәттә, миндә дә юк иде. Әмма минем бербөтен икмәгем бар иде. Әле башланмаганы!..

      Икенче көнне кичен кыңгырау тагын өч тапкыр шылтырады. Тагын Зыя Мансур килгән иде. Ул тупсаны атлап керде, миңа кәгазьгә төргән бербөтен икмәк тоттырды да ашыгып чыгып та китте. Мин нәрсә дә булса әйтергә өлгергәнче, Зыя Мансур, яңа алган китапларын (бүген безгә стипендия биргәннәр иде!) култык астына рәтләп кыстырып, баскыч уртасына җиткән иде инде. Борылды да, йомшак кына елмаеп:

      – Рәхмәт! – дип баш какты.

      Ашыгып китеп баруының сәбәбе, мин икмәкне алмам да, бурычлы булып калудан куркуыдыр, бәлки, шагыйрьнең. Бу кадәресе дә бардыр. Ләкин шуның белән бергә, минемчә, стипендиясенә сатып алган яңа китапларындагы сихри матурлык дөньясына тизрәк чумарга теләге зуррак иде аның.

      Зыя Мансур соңрак – 1958 елда язылган:

      Эзләп тапкан

      Хәләл ипи дигән нәрсә

      Авыз тәме, яшәү яме бирде миңа.

      Ләйләсенә гашыйк булган Мәҗнүн сыман

      Карыйм әнә шуннан бирле Җир йөзенә, –

      дигән шигъри юлларында хәләл стипендиясенә алынган бербөтен икмәкне дә исендә тоткандыр дип ышанам мин. Һәм шагыйрь икмәк турында тагын күп язган булыр иде әле. Ул, икмәкнең кадерен белгәнгә күрә, шигъриятне кадерли иде.

      Язучы өчен үзенең укучысы белән әңгәмә кору, киңәшү, бәхәсләшү мөһим, болар хәтта мәҗбүри. Зыя Мансур да үз укучылары белән еш очрашты. Әмма ул, шигырьләрен язганда СКАЧАТЬ