Яралы кош авазы / Крик раненой птицы. Саида Зыялы
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яралы кош авазы / Крик раненой птицы - Саида Зыялы страница 19

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Рәшидә иң элек исемен үзгәртте. Раяга әверелде. Аннары Рая-Рәшидәгә авылдан киеп килгән бердәнбер озын җиңле күлмәге ошамый башлады. Шуңа күрә күлмәкне «шәһәрләштерде» – башта җиңен кисеп ташлады, аннары итәген кыскартты. Менә шулай шәһәрчә күлмәк кигән чибәр мишәр кызы болай да сызылып торган кара кашын буяу каләме белән каралта, чиядәй янып торган иреннәренә иннек сылый. Кызый фойега танцыга төшәргә җыена. Закирә аңа караган да уйга баткан.

      …Аның хыялы табиб булу иде. Шуңа күрә медицина институтының кабул итү комиссиясенә документларын күтәреп барды ул. Институтның юан пружиналы калын ишеген ачып керүгә, бөтенләй югалып калуы әле дә онытылмый. Монда халык… халык… Аның шикелле үк өлгергәнлек таныклыгы алган унынчыны тәмамлаучылар. Ул кызларның өс-башы күз явын алырлык, һәммәсендә – затлы, килешле күлмәк. Аякларында – берсенекеннән-берсе матур туфли. Иреннәр буялган, сөрмә тартылган. Закирә болар арасында үзен әкияттәге шыксыз үрдәк бәбкәседәй хис итте. Монда аннан да ямьсез, аннан да алама киенгән башка берәү дә юктыр сыман тоелды. Аягында – кыяфәте белән хәзерге кроссовкага тартымрак чүпрәк чүәк. Аны былтыр ук район базарыннан әнисе алып кайткан иде. Өстендә – апасыннан калган штапель күлмәк. Ул әз генә иркен. Билбавын бугач, ярамаслык та түгел шикелле. Казанга киткән чакта, әнисе: «Булды бу, кызым, синнән матур кыз каласында юктыр әле, менә күрерсең!» – дигән иде дә… Әнисенең күзенә матур күренгәндер шул. Керпе дә әнә, йомшагым, дип әйтә ди бит.

      Закирә тагын бер нәрсәгә игътибар итте. Укырга керергә дип килүчеләрнең үз-үзләренә ныклы ышанычлары чырайларына ук чыккан. Бу аларның үзләрен тотышларында, сөйләшүләрендә сизелә. «Болар, мөгаен, бик яхшы укыганнардыр, – дип уйлап алды Закирә. – Тормышлары да безнеке шикелле түгелдер. Әйбәттер. Югыйсә болай матур итеп ничек киенмәк кирәк?»

      Закирәнең әтисе сугыштан кайтмады. Алты айлык кызчык, кабыктан ясалган бишегенә утырып, чүпрәкләрдән төрелгән курчагы белән уйнап калган. Әтисе киткән чакта аны күтәреп сөйгән дә: «Монысын куеныма тыгып кына алып китим микән әллә! Их, булдырып булмый шу-ул!» – дигән. Әтисе сугыш корбаны булганлыктан, унынчыны тәмамлаганчы, Закирәгә пенсия бирделәр. Аена кырык сум. «Фәйрүзә апа, сиңа пенсия килә», – дип, аларга заёмны да мулрак яздырырга тырыштылар, салымын да түлисе бар. Балаларның өс-башын да карыйсы. Абыйсы егет булып җитеп килә. Чәй-шикәр аласы дип әйтеп тә торасы түгел – анысына барыбер акча юк. Чәй итеп эчәргә кишер киптерәләр, мәтрүшкә, гөлҗимеш җыялар.

      Пенсия килеп торгач, Фәйрүзә апа Закирәне укытты. Үз авылларындагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, күрше Елгабашка сигезенчегә китте. Анда – унъеллык мәктәп. Көн саен җиде чакрым барасы, җиде чакрым кайтасы. Укырга киткәнче, биш-алты көянтә чишмә суы да ташып куясы. Әнисе: «Инеш суын җылытырга утын күп бетә», – ди. Шуңа күрә малларга да чишмә суы ташырга туры килә. Әй, чишмәдән су китерү читен түгел лә! Тамак ачканда ашарга булмау читен. Үч иткән шикелле, бер искә төштеме, гел ашыйсы килеп кенә тора. Баш бөтенләй эшләми, һаман шул ашказанының СКАЧАТЬ